Логотип
Хәбәрләр

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Әйе, без бәби көтәбез»

Әйе, без бөтен гаиләбез белән Аллаһ боерса бәби көтәбез. Иң мөһиме исән сау булыйк, һәм бәбиебез сау сәламәт булып тусын!

Ландыш Нигъмәтҗанованың 4нче бала көтүе кичә күп кенә халыкны шаккаттырды. Шулай да җырчының инде түгәрәкләнеп килгән корсагы күренгән фотосын Инстаграмга урнаштыруы бу имеш-мимешләргә бердәнбер дәлил иде.

«Кичә бөтен инстаграм, гәҗитләр минем турында яңалык белән тулган иде... «Ландыш бәби көтә» мин аны шул хәтле таралыр дип тә уйламаган идем, чөнки әлегә хәбәр бирергә иртә дип уйладым. Ләкин минем тамашачыларымнан бер әйберне дә яшереп булмый, бик игътибарлы алар. Рәхмәт җылы сүзләрегезгә, матур теләкләрегезгә. Әйе, без бөтен гаиләбез белән Аллаһ боерса бәби көтәбез. Иң мөһиме исән сау булыйк, һәм бәбиебез сау сәламәт булып тусын!» – дип җырчы үзенең йөкле булуы хакында булган барлык фаразларга нокта куйды.

Таишевлар гаиләсен куанычлы үзгәрешләр белән ихластан котлыйбыз. Сау-сәламәт сабы алып кайтырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк