Логотип
Хәбәрләр

Ландышны нәрсәдә гаеплиләр?

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанованың Инстаграм аккаунты халык арасында шактый популяр. Биредә җырчы үзенең балалары, гаиләсе белән төшкән фото-видеоларны еш урнаштыра...

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанованың Инстаграм аккаунты халык арасында шактый популяр. Биредә җырчы үзенең балалары, гаиләсе белән төшкән фото-видеоларны еш урнаштыра, төрле кием кибетләренә һәм башка төр эшчәнлек тәкъдим итү салоннарына реклама ясый.

Күптән түгел, җырчы үзенең NL бизнесы белән шөгыльләнә башлавын әйтте. «Баштарак, әлбәттә, мин бу бизнеска ышанмаган идем, чөнки бик күп аңлашылмаучанлыклар ишетелде. Мин барысын да үзем тикшереп карарга булдым!! Бу чынлап та шәп «продукт», чынлап та акча эшләп булганына инандым! Һәм сезне дә үземә, минем «команда»га чакырам», – дип яза Ландыш.

Әлеге язма астында бик күп тискәре комментарийлар яуган. Тамашачылар атказанган артистның «мактый-мактый товар сату»ы белән бер дә килешми. Араларында «Сезнең постларны яратып карап бара идем, инде сездән дә чыгып китәргә туры килерме икәнни? Туйдырдыгыз шул химиягез белән!», – дип язучылары да бар.

Боларга җавап итеп, җырчы үз чиратында тамашачыларына болай дип мөрәҗәгать итә: «Әйе, иң беренче чиратта мин ҖЫРЧЫ, ләкин башка пунктлар да бар бит әле.

– Белемем буенча мин политолог;

– Телевизион тапшырулар алып баручысы;

– 3 бала әнисе.

Болар янына бизнес дигән бүлекне дә өстим әле, ачуланмасагыз. Мин берәүне дә бернәрсәгә мәҗбүр итмим, мактамыйм, мин бары тик үзем ышанган, яраткан эшләр белән шөгыльләнәм».

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк