Логотип
Хәбәрләр

Әлфия апага чәчәкләр

Салават Фәтхетдиновның инста тасмасында Әлфия Авзалова яшәгән йортка куелган истәлек тактасы янына чәчәкләр кую видеоязмасы еш күренә башлады. Искәртеп үтик, 2-18 август көннәрендә Казан шәһәрендә җыр...

Салават Фәтхетдиновның инста тасмасында Әлфия Авзалова яшәгән йортка куелган истәлек тактасы янына чәчәкләр кую видеоязмасы еш күренә башлады. Искәртеп үтик, 2-18 август көннәрендә Казан шәһәрендә җырчының концертлары бара. Һәр посты «Бүген дә көн үтте» дип башлана.

«Бүген дә көн үтте. Яхшы концерт затлы тамашачы булды. Әлфия Авзаловага отчет бирдем»

«Бүген дә көн үтте. Әлфия апа гына риза булсын»

«Аллага шөкер бүген дә көн үтте. Сезгә дә барчабызга тыныч төннәр. Бәйрәм белән дуслар»

Әмма Салават Фәтхетдинов чәчәкләр куйган саен аның бу гамәлен тәнкыйтьләүчеләр дә бик күп.

«Аны урам себерүчеләр чистарта инде. Тиз шиңә бит»

«Әлфия апага чәчәк кирәк түгел, дога кирәк»

«Сез концерттан соң чәчәкләрне куйган ишегалдында урам себерүче акылдын язадыр, концертларыгыз тизрәк бетсен дип телидер»

«Концерттан җыелган чәчәкләр генә куялар шул, көн саен үз акчаларына шуның кадәр чәчәк сатып алып куймыйлар»

«Үз акчасына алып куйса, яхшылык булыр иде. Концерттан җыелган чәчәктән өлеш чыгару гына бу»

«Бүген дә көн үтте... Шундый хис, Салават абый, көннәрең бик авыр итә синең»

«Исерекләр ул чәчәкләрне алып саталардыр инде»

«Кешегә ярап булмый», - дип яклаучылар да табылган. 

Г.Ярмиева

@salavat_fatkhutdinov_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк