«әлиф» хореографик спектакле Парижда күрсәтелде

Кичә «Әлиф» хореографик спектакле Парижда күрсәтелде. Бу хакта «Әлиф» иҗат берләшмәсе яшьләре хәбәр итә.

Концерт Франк-Россия тел һәм әдәбият елы кысаларында РФнең Париждагы илчелеге Концерт залында үтте. 

Парижда Татарстанны Туфан Имаметдинов, Марсель Нуриев, Нурбәк Батулла, Элмир Низамов, Эльмира Кәлимуллина, Руслан Габитов, Базарбай Бикчәнтәев һәм башкалар тәкъдим иткән.

«Бу безнең Европада беренче чыгышыбыз, соңгысы булмасын», – дип язган яшьләр социаль челтәрләрдәге битләрендә.

15 ноябрь көнне шул ук программа кысаларында Парижда композитор Эльмир Низамов белән яшь җырчы Эльмира Кәлимуллинаның уртак концерты да үткән.

«Әлиф» хореографик спектакленең идея авторы – Туфан Имаметдинов. Хореограф - Марсель Нуриев, биюче Нурбәк Батулла. Спектакльдә музыкантлар Эльмира Кәлимуллина, Руслан Габитов, Базарбай Бикчәнтәевләр дә катнашкан. 

Фото: архив татар-информ

 Чыганак: татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
208
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы