Логотип
Хәбәрләр

Җәлил турында татарча нәфис фильм төшерергә тәкъдим итәләр

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Каһарман шагыйрь Муса Җәлил турында нәфис фильм төшерергә кирәк дигән тәкъдим чыкты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә М.Җәли...

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Каһарман шагыйрь Муса Җәлил турында нәфис фильм төшерергә кирәк дигән тәкъдим чыкты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә М.Җәлилнең музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова сөйләде. 

“Заманалар үзгәргән саен, архивлар ачылгач, яңа мәгълүматлар калкып чыга. Һәр заманның үз яңалыгы булырга мөмкин, - ди Нәзирә Фәттахова. - М. Җәлил тормышы һәм иҗатын өйрәнүне яшьләр дәвам итсә, бик яхшы булыр иде. Җәлил шәхесенә фәнни яктан якын килергә вакыт җиткәндер. Ялгышмасам, шагыйрь буенча 8 диссертация язылган. Шулай да, хәзерге заман күзлегеннән, бүген дә фәнни эзләнүләрне дәвам итәргә иде. Җәлил фәне тукталып тормасын, үссен иде. Яшь галимнәр каһарман шагыйрь эзләрен суытмасын. Татарстан музей фондларында сакланучы тарихи документлар белән генә чикләнеп калмыйча, чит илләргә дә барып эзләнсеннәр иде. М.Җәлил шәхесе турында сөйләнелгән документаль фильмнар берникадәр бар. Аларда яңа караш сизелә. Әмма милли рух белән сугарылган, татарның бөек улы, аның көрәштәшләре турында татар телендә нәфис фильм төшерергә алынучылар күренми. Ә бит мондый кинолар яшьләрдә ватанпәвәрлек хисләре уятыр, шагыйрь мирасын пропагандалауга зур ярдәм булыр иде. Киләсе елга җәлилчеләрнең җәзалап үтерелүенә 75 ел була. Безгә еш кына мәктәп балалары килә. Алар арасында Җәлилнең кем икәнен дә белмәүчеләр очрый”.

Исегезгә төшереп узабыз, 15 февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көнне Татарстан Милли музеенда Җәлилнең дошман тоткынлыгында иҗат иткән “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү тантанасы оештырыла. М.Җәлил музей-фатирында да бу көнне әдәби кичә булачак.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк