Лилия Хәйруллина шәхси тормышына тыгылмаска куша
Артист тормышының күп яклары җәмгыятькә ачык булуын барыбыз да беләбез. Популяр артистларның зур күпчелеге хәхси тормышларын социаль челтәрләрдә яктыртып үзләренә аудитория җыялар. Һәм бу табигый күре...
Артист тормышының күп яклары җәмгыятькә ачык булуын барыбыз да беләбез. Популяр артистларның зур күпчелеге хәхси тормышларын социаль челтәрләрдә яктыртып үзләренә аудитория җыялар. Һәм бу табигый күренешкә әверелеп бара.
Шулай да әлеге кагыйдәне кабул итмәүче артистлар да бар. Мәсәлән, җырчы Лилия Хәйруллина үзенең шәхси тормышына тыгылганны яратмый икән. Бу хакта ул Инстаграм аккаунтында яза. «Кайберәүләр минем шәхси тормышымны миннән дә күбрәк белә бугай», – дип яза Лилия. Шул рәвешле ул үзенең шәхси тормышы белән һәрвакыт кызыксынып, кирәкмәгән киңәшләр бирүчеләргә бүтән бу темага кагылмаска киңәш итә. «Минем шәхси тормышымнан кала да күрсәтер әйберем күп», – дип ышандыра җырчы.
Автор: А.Габдуллина
Фото: Инстаграм @liliya_khairullina_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк