Логотип
Хәбәрләр

Лилия Хәйруллинаны ни өчен яраталар

Бүгенге көндә бөтен кеше инстаграмдагы язылучылар санын арттырырга ашкына, чөнки алар күбрәк булган саен акча эшләү мөмкинлеге дә арта. Артистларга язылучыларны җыю алай авыр түгел, җырларың, тормышың...

Бүгенге көндә бөтен кеше инстаграмдагы язылучылар санын арттырырга ашкына, чөнки алар күбрәк булган саен акча эшләү мөмкинлеге дә арта. Артистларга язылучыларны җыю алай авыр түгел, җырларың, тормышың кызыклы булса алар үзләре арталар.

Җырчы Лилия хәйруллинаның инстаграм аккаунтында язылучылар саны бүгенге көндә 27600 тәшкил итә. Бу аз түгел. Лилиянең бу кешеләрнең ни сәбәпле үз аккаунтына язылуларын беләсе килә, «Ни өчен сез миңа инстаграмда язылган? Минем өчен бу чыннан да кызыклы hәм мөhим», дип яза ул.

Кешеләргә Лилиянең позитив кеше булуы, үзен әллә кемгә куймавы, кызыклы «сториз»лар төшерүе, җырлавы ошый икән. Ул комментарийларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Һәрвакыт оптимист булуыгыз, тормышка җиңел каравыгыз гел ал күзлек аша каравыгыз, һәм әлбәттә җырларыгыз ошый». «Гадилегең иң зур фишкаң. Матур җырлавың, үз-үзеңне тотышың бик ошый. Шуна сине күзәтәм. Молодец!!!» «Башта сәхнәдәге сезгә булган отрицательный фикерләр аркасында күзәтә башладым. Аннары җырларыгызга гашыйк булдым! Сторизларыгызны тормышыңны күзәтү өчен түгел, ә ниндидер бер новости караган төсле, күңел ял иттерер өчен карыйм. Өстәге язган кызлар сүзе белән килешәм. Вы ‒ настоящая!»

Бу берничә генә җавап, ә алар бик күп, барысы да позитив рухта язылган.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк