Логотип
Хәбәрләр

Лилия Хәйруллинага: «Бирәсез кирәген!»

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина һәм аның кызы – җырчы Лилия Хәйруллина үзизоляция вакытында бер дә тик тормыйлыр. Көн дә алар инстачыларны кызыклы видео белән шатландырып торалар.

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина һәм аның кызы – җырчы Лилия Хәйруллина үзизоляция вакытында бер дә тик тормыйлыр. Көн дә алар инстачыларны кызыклы видео белән шатландырып торалар.

Бүген артистлар янә укучыларының күңелләрен видео аша күтәрделәр. Биредә алар синхрон бию башкаралар. «Үзизоляцияләү. 35 көн. Без әни белән бер дулкында. Оптимистик рух белән яшибез!» – дип яза җырчы әлеге видео астында. 

«Молодцы! Ичмасам, менә булган бу. Алайса кичә иртәдән йокы килеп йөрде. Бүген бу настроение белән эш эшләргә була», «һәрвакыттагыча, молодцы, рәхмәт. Гөлдания, син кызларга алыштыргысыз, Сөбеханаллаһ», «кызлар, булдырасыз», «шәп әниле-кызлы, бирәсез кирәген!», дип фикерен җиткерәләр укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк