Логотип
Хәбәрләр

Лилия Муллагалиевадан тәмле чия вареньесы рецепты

Җәй көне бакчаларда җиләк-җимешләр өлгерә, хуҗабикәләр аларны ничек итеп кышка әзерләп бетерергә дип баш вата. Җырчыларыбыз арасында да уңган-булганнар бар, менә Лилия Муллагалиева да үзенең инстаграм...

Җәй көне бакчаларда җиләк-җимешләр өлгерә, хуҗабикәләр аларны ничек итеп кышка әзерләп бетерергә дип баш вата. Җырчыларыбыз арасында да уңган-булганнар бар, менә Лилия Муллагалиева да үзенең инстаграм челтәрендә тәмле чия вареньесы рецепты белән уртаклашты. Лилиянең бит әле кайнатма гына ясап утыру түгел, ул 4 бала әнисе дә, ул өлгергәнне без генә ялкауланып ятмыйк. Лилиянең рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

1 стакан кайнап торган суга 11 стакан чияне стаканлап берәм-берәм салып бетерәбез һәм кайнап чыккач 10 минут пешерәбез.Аннары 7 стакан шикәр комы салып тагын кайнап чыккач 10 минут кайнатабыз һәм сүндерәбез. Калган тагы 7 стакан шикәр комын салабыз һәм эретеп бетергәнче болгатабыз. Вареньены алып куябыз, ул үзлегеннән суынырга тиеш. Аннары тагын утка куеп, кайнатып чыгарабыз да банкаларга тутырабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: lilia_mul

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хэерле кон инста дусларым!!! Узган ел мин бик тэмле чия вареньесы кайнаткан идем .Элбэттэ мин аны сезгэ дэ тэгъдим иттем.Куе , шэп , затлы бу вареньенын рецептын исегезгэ тошерэм.?1 стакан кайнап торган суга 11 стакан чияне стаканлап берэм берэм салып бетерэбез хэм кайнап чыккач 10 минут пешерэбез.Аннары 7 стакан шикэр комы салып тагын кайнап чыккач 10 минут кайнатабыз хэм сундерэбез.Калган тагы 7 стакан шикэр комын салабыз хэм эретеп бетергэнче болгатабыз.Вареньены алып куябыз, ул узлегеннэн суынырга тиеш.Аннары тагын утка куеп кайнатып чыгарабыз да банкаларга тутырабыз.???Тэмле булсын !!! Куанып ашагыз!!!?? #тэмнушкэлэр #лилиядэнтэмлерецептлар #аллагашокер #сэламэтбулыйк

Публикация от ЛИЛИЯ МУЛЛАГАЛИЕВА (@lilia_mul)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк