Лия Шәмсина Хәбибне бергә җырларга ничек күндергән?
Быелгы ТМТВ премиясендә Лия Шәмсина һәм Хәбиб Шәрипов «Иң назлы дуэт» исеменә лаек булдылар. Алар «Яратмыйсың» дип аталаган» җыр башкаралар. Лия үзенең инстграмында бу җырның тарихы белән таныштырып к...
Быелгы ТМТВ премиясендә Лия Шәмсина һәм Хәбиб Шәрипов «Иң назлы дуэт» исеменә лаек булдылар. Алар «Яратмыйсың» дип аталаган» җыр башкаралар. Лия үзенең инстграмында бу җырның тарихы белән таныштырып китте.
2015-2016 елларда Элвин Грей Чаллыга килгәч, Лия бу җырның демо вариантын ишетә, алар бу җырны бергә яздырырга уйлыйлар, ләкин вакыт җитмәү сәбәпле, проект барып чыкмый. Бер еллап вакыт узгач, Радик бу җырны Лияга бирә. Лия җыр кулга килеп кергәч тә аның өстендә эшли башламый, вакытны суза, чөнки бу җыр ике кеше тарфыннан җырланырга тиеш дип уйлый. Радик та хаман җыр турында сорап тора. Лия бу җырны Хәбиб белән җырларга кирәк дигән фикергә килә, Хәбиб тә аның демо вариантын ошата, бергә җырларга ризалаша. Алар бергәләшеп премиягә әзерләнә башлыйлар.
Лияга еш кына, ничек Хәбибне бергә җырларга күндердең, кебек сораулар бирәләр икән. Алар инде берничә ел элек танышканнар, бергә яздырган рус телендә җырлары да бар. Хәбиб Лияның «Янам мин» клибында төп рольне дә башкара. Һәм болар барысы да Хәбиб ТНТ каналында барган «Песни» тапшыруында танылу алганчы була.
Сезнеңчә «Яратмыйсың» дип аталган җыр Элвин Грей башкаруында ничегрәк яңыграр иде икән?
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк