Логотип
Хәбәрләр

Әлмәт театры артисты вафат...

Кичә, 26 мартта, Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Агиев Илшат Фәнзәви улы юл һәлакәтендә вафат булды.

Кичә, 26 мартта, Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Агиев Илшат Фәнзәви улы юл һәлакәтендә вафат булды. Үзенчәлекле рольләре, көләч йөзе һәм кабатланмас таланты белән күпме тамашачының мәхәббәтен яулаган яшь артистның арабыздан китүенә күңел әле дә ышанмый.

Халыкара театр бәйрәмендә татар театры сәнгате зур югалту кичерә.

Илшатның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Аллаһы Тәгалә сезгә авыр хәсрәтегезне күтәрердәй көч хәм сабырлык бирсен!

 

 

Фотоларда «Әҗәлгә дару бар диләр» (Ж.Б.Мольер) спектакленнән күренешләр.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк