Ләйлә Таишева: «Үзем өчен түгел, сезнең өчен борчылам...»

Коронавирус чире нәтиҗәсендә барлыкка килгән вәзгыять һәрбер гаиләнең тынычлыгын бетерде. Телевизор, радио, интернет ‒ кайсын ачсаң да һаман шул ук чир. Шул ук сүз!

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова хәзерге вакытта авылда үзизоляциядә. Көн саен шушы мәсьәлә тирәсендә күпертелгән яңалыклардан балаларның да кәефе какшый башлаган, күрәсең. «Ай туйдырды бу сүз. Балалар да бөтен нәрсәне беләләр бугай бу чир турында», ‒ дип яза җырчы Инстаграм тасмасында.

Ландыш Нигъмәтҗанова урнаштырган видеода Ләйлә үзенең якыннары өчен борчылуын әйтә. Әни кеше исә булдыра алганча кызын юата, 2 айдан вирус бетә дип вәгъдә итә.

Амин! Ландыш Нигъмәтҗанованың сүзләренә бик ышанасы килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
808
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Синнән башка биш ел...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Антикоррупция
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы