Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаева: «Синсез яшәргә өйрәнергә кирәк...»

Күптән түгел килеп ирешкән кайгылы хәбәр халыкны бочуга салды.

Күптән түгел килеп ирешкән кайгылы хәбәр халыкны бочуга салды. Җырчы Ләйсән Гыймаева гаиләсендә зур югалту ‒ әтиләренең үлеме җырчы гаиләсе өчен көтелмәгән зур фаҗига булды. Кичә, 23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә Ләйсән Гыймаева әтисенә багышлап Инстаграм тасмасында язма урнаштырды.

«Исән булсаң сиңа буген 66 яшь тулган булыр иде... Сине котларга, Әни пешергән бәлешне ашарга өстәл янына җыелган булыр идек... «Әй, карт кешенең туган көне була мени инде», ‒ дияр идең, ләкин эчтән генә бала кебек котлаганны көтәр идең, шаян сүзләр әйткәләп яшь чагыңны сөйләр идең... И ярата идең бит шул чакларны искә төшерергә... Синсез яшәргә өйрәнергә кирәк булыр инде... Зәйнәбең әни белән сөйләшкәндә дә бабай дия, куптән туген Ррррадик дип әйтә башлады, узең ишетми калдың... Тиздән тагын бер оныгың туачак, малай бик көттең бит син, куптән тугел хәйләкәр генә елмаеп«Исем уйладым инде мин», ‒ дидең... Ашыктың... Гомер буе ашыктың... Берәрсенә кунакка барсаң да, безгә килсәң дә гел кайтырга ашыктың...

Тыныч йокла яме... Без сине һәрвакыт яхшы яктан гына искә алырбыз», ‒ дип газиз әтисенең туган көне уңаеннан якты истәлекләре белән уртаклаша җырчы.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Исән булсаң сиңа буген 66 яшь тулган булыр иде... Сине котларга, Әни пешергән бәлешне ашарга өстәл янына җыелган булыр идек... "Әй, карт кешенең туган көне була мени инде" дияр идең, ләкин эчтән генә бала кебек котлаганны көтәр идең, шаян сузләр әйткәләп яшь чагыңны сөйләр идең... И ярата идең бит шул чакларны искә төшерергә... Синсез яшәргә өйрәнергә кирәк булыр инде...Зәйнәбең әни белән сөйләшкәндә дә бабай дия, куптән туген Ррррадик дип әйтә башлады, узең ишетми калдың... Тиздән тагын бер оныгың туачак, малай бик көттең бит син, куптән тугел хәйләкәр генә елмаеп "исем уйладым инде мин" дидең... Ашыктың... Гомер буе ашыктың... Берәрсенә кунакка барсаң да, безгә килсәң дә гел кайтырга ашыктың... Тыныч йокла яме... Без сине һәрвакыт яхшы яктан гына искә алырбыз?????? 2️⃣3️⃣.0️⃣2️⃣.1️⃣9️⃣5️⃣4️⃣- 2️⃣0️⃣. 0️⃣2️⃣. 2️⃣0️⃣2️⃣0️⃣.

Публикация от Певица Лейсан Гимаева (@leisan_gimaeva_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк