Логотип
Хәбәрләр

Любовь Успенская 65 яшендә тагын бер тапкыр бала табарга тели

Алла Пугачева үрнәгендә рухланып, җырчы тагын бала табарга теләвен белдергән. Успенскаяның әлеге көтелмәгән хәбәре җанатарларын шаккаттырган.. Комментарийларда аңа еш кына әби булырга вакыт, дип язала...

Алла Пугачева үрнәгендә рухланып, җырчы тагын бала табарга теләвен белдергән. Успенскаяның әлеге көтелмәгән хәбәре җанатарларын шаккаттырган.. Комментарийларда аңа еш кына әби булырга вакыт, дип язалар, әмма Успенская оныкларны тәрбияләргә иртәрәк әле дип уйлый. Артист үзен шактый яшь дип саный һәм тормыштан ләззәт алуын дәвам итә. Ул тулы энергия белән яңадан әни булу шатлыгын сынап карарга тели.

Быел Любовь Успенская 65 еллыгын билгеләп үтте. Шушы көннәрдә ул оныкларын күрергә теләгән әбүнәчеләренә җавап бирергә булган. Җырчы әби булырга ашыкмавын кискен белдерде. Киресенчә, ул тагын бер тапкыр бала таба алыр иде. Мисал итеп, артистка Киркоров, Пугачева һәм Виторганны атады, алар олы яшьтә балаларны тәрбияләү өчен суррогат аналар хезмәтеннән файдаланды, дип яза life-dom2.su сайты.

Исегезгә төшерәбез, Успенскиның өлкән кызы бар. Кызганычка каршы, узган көз Татьяна Плаксина чит илдә юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Ул җитди зыян күреп, берничә операция кичергән, әмма тулысынча тернәкләнеп бетмәгән.

Элегрәк Успенская беренче никахы вакытында бәхетсезлеккә очрап, ике баласын югалтуын сөйләде. Шуннан соң җырчы озак еллар балага уза алмаган, шуңа күрә дә Таняның туу аның өчен могҗиза булып саналган.

Фото: @uspenskayalubov_official

Г.Ярмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк