Логотип
Хәбәрләр

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән имтихан тапшырды

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән имтихан тапшырды. Бүген 30 дан артык кеше Казан...

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән имтихан тапшырды. Бүген 30 дан артык кеше Казанның 127 нче урта мәктәбендә татар теленнән белемнәрен сынап карады.

Әлеге имтихан махсус ата-аналар өчен оештырылган. Ул бөтен республика буенча уздырыла. Имтиханда теләге булган һәркемгә катнашу мөмкинлеге бирелгән иде. Алар арасында бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Татарстан Республикасы вакыфы” фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин, “ГТРК Татарстан” генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре, мәктәп директорлары һәм башкалар бар иде.

Өч аудиториягә бүленеп, язучыларга тәртипсезлек булдырмау максатыннан видеояздыру баруы турында искәртелде. Нәрсәләр эшләргә ярамавы турында аңлатма бирелде. Дәреслекләр, фотоаппаратлар, кәрәзле телефоннар алып керү, материалларны алып чыгу, фотога төшерү, башкаларга комачаулау, башка урынга күчеп утыру, әйберләр алмашу кебек кагыйдәләрне бозучылар имтиханнан чыгарылуы турында кисәтелде.

Имтихан тапшыручыларга үзләре белән кара гель ручка, документ, дарулар, су, шоколад алып керү рөхсәт ителде. “Үзегезне начар хис итсәгез, оештыручы ярдәме белән медицина хезмәткәре янына озатачакбыз”, - диде оештыручы.

"Балаларның бердәм республика имтиханында нинди биремнәр үтәвен белергә теләүчеләр өчен оештырылды бу. Татар теленә, 9нчы сыйныфлар яза торган бердәм республика тестларына карата моңа кадәр сораулар күп булды. Гәрчә бу хакта мәҗбүри имтихан дигән сүзләр булса да, бу имтихан түгел, безнең балаларыбызның тел буенча әзерлек дәрәҗәсен тикшерү буенча тест иде. Быел туган теленнән бердәм республика имтиханы, төп дәүләт имтиханы ихтыяри нигездә. Балалар үз теләге белән бу имтиханны сайлый", - диде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова.

Аның әйтүенчә, имтихан биремнәре өч дәрәҗәле: беренчесе - татар мәктәпләрендә укучылар, икенчесе - рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен, өченчесе татар булмаган балалар өчен. Биремнәр былтыргы биремнәр нигезендә эшләнгән. Алар Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты хезмәткәрләре, Тел һәм әдәбият институты, Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән.

Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, быел биремнәр аудиториядә ачыла. Бу татар теленнән генә түгел, башка предметлардан да. Биремнәр өч өлештән тора. Беренче өлеше – тест биремнәре, икенче өлештә текст һәм аңа сораулар бирелә, өченче өлеш иҗади биремнән гыйбарәт. Биремнәрнең авырлык дәрәҗәсенә карап, хат яки кечкенә инша язу кушылган.

Искәртеп үтик,  Татарстан мәгариф һәм фән министры “Ата-аналар белән бергә бердәм БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясендә катнашып, рус теленнән имтихан тапшырган иде.

“Имтихан тапшыру процедурасы ничек барышын аңлау өчен мин рус теленнән БДИ тапшырдым. Татар теленнән дә бердәм республика имтиханы тапшырырга җыенам. Нәтиҗә рус теленә караганда начаррак булыр дип уйлыйм, татар телен камил белүчеләр белән бергә тапшырачакмын бит. Әмма минем өчен бу әлеге өлкәдә белемемне арттыруда этәргеч булып тора. Имтханга барысын да яхшы оештырдыкмы икән, дип карарга барам”, - дигән иде Борһанов.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк