Логотип
Хәбәрләр

Мөнир Рахмаев әти булырга җыена

Яз көнендә Мөнир Рахмаевның өйләнү хәбәре бераз көтелмәгәнрәк булды. Шул хәбәрдән соң да әле ул хатынын озак кына публикага күрсәтми торды. Хәзерге вакытта Мөнир чит илгә күченеп китәргә йөри икән диг...

Яз көнендә Мөнир Рахмаевның өйләнү хәбәре бераз көтелмәгәнрәк булды. Шул хәбәрдән соң да әле ул хатынын озак кына публикага күрсәтми торды. Хәзерге вакытта Мөнир чит илгә күченеп китәргә йөри икән дигән имеш-мимешләр йөри. Алар чынлап та башта Америкага барып кайтырга уйлыйлар, шуннан соң тору урыныбызны да алыштырырбыз, дип сөйләде ул «События» интернет басмасы корреспондентына. Җырчы үзенең тамашачыларын тагы бер шатлыклы хәбәр белән сөендерде, алар тиздән әти-әни булырга җыена икән. Срокларга килгәндә, апрель аенда икән. «Мин таләпчән, ләкин әйбәт әти булачакмын. Мин балалар телим. Әти булачагымны белгәч, күземә яшьләр тулды», ди Мөнир Рахмаев.

Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

Автор: Г.Шарапова

Фото: munir_rakhmaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк