Логотип
Хәбәрләр

Мөнир Рахмаев: «Үземнең акчасыз вакытларыма рәхмәтле, алар акчаның кадерен белергә өйрәттеләр»

«Кайчан өйләнәсең?», — дигән сораулар белән җырчы Мөнир Рахмаевка еш мөрәҗәгать итә идек. Бүген исә ул буйдаклар арасында юк. Апрель башында Мөнир үзенең «Instagram» битендә сөйгән яры белән никахлашу...

«Кайчан өйләнәсең?», — дигән сораулар белән җырчы Мөнир Рахмаевка еш мөрәҗәгать итә идек. Бүген исә ул буйдаклар арасында юк. Апрель башында Мөнир үзенең «Instagram» битендә сөйгән яры белән никахлашуы турында хәбәр итте. Күпләр өчен әлеге мәгълүмат көтелмәгән булды Бүген исә ул курыкмыйча: «Мин өйләнгән», — ди. Гаилә һәм башка темаларга җырчы ТНВ хәбәрчесе белән сөйләшкән.

«Атналап өйгә кайтмаган чакларым була»

— Мөнир, беренчедән, өйләнүең белән тәбрик итәм. Булачак хатының белән нинди шартарда таныштыгыз?  

— Рәхмәт! Без бер дә көтелмәгәндә таныштык. Ул минем электрон почтама ялгыш язды, мин аңа җавап итеп ялгышуын язып җибәрдем. Шулай итеп әкрен-әкрен генә аралашып киттек. Соңыннан мин аңа очрашырга тәкъдим иттем. Беренче очрашуга барганда ук, Илсөярнең (Илсөяр — Мөнир Рахмаевның хатыны — автор) минем хатын булачагын белгән идем инде. Үз кешем икәнен тойдым.  

— Тиз арада гашыйк булдың, димәк?   

— Барысы да ничек кирәк, шулай булды. Тиз дә түгел, озак та түгел. Әле хәтерлим: башта аралашып алдык та, соңыннан, минем гастрольләргә китүем сәбәпле, аралашуны туктатып тордык. Ләкин әйләнеп кайткач, янәдән аралаша башладык, һәм үзеннән-үзе йөреп кителде шунда.

— Ул сине җырчы буларак белә идеме?  

— Юк, ул, гомумән, татар эстрадасын тыңламый. Хәзер минем берничә җырымны гына белә. Һәм иң мөһиме: аның өчен мин җырчы түгел. Ул мине ир-ат буларак күрә.

«Кесәдә өч йөз сум акча булган чагым бар иде»

 — Сезнең гаиләләрегезнең матди ягы туры киләме?  

— Туры килә дип әйтә алам. Хатыным үзен-үзе акча белән тәэмин итә ала. Әти-әниләре дә акчасыз утырмыйлар. Барысы да Аллага шөкер.  

— Сез хәзер текә машинада йөрисез, фатирыгыз да берәү генә түгел. Ләкин бер ун ел элек сез тулай торакта торган идегез. Акча кайдан аласыз?   

— Әйе, өем дә, ике фатирым да бар. Яшермим: кесәдә өч йөз сум акча булган чак та бар иде. Акча булмаганлыктан укудан тулай торакка җәяүләп кайта идем. Бүген бар булган әйберем үземнеке. Мин эшсөючән. Мине белүчеләр көне-төне эшләргә әзер булуымны беләләр. Мин акчам булмаган вакытларга рәхмәтле. Алар акчанын кадерен белергә кирәген аңлаттылар.  

— Җырлап кына баеп китеп була әллә?  

— Башка өлкәләрдә дә шәхси бизнесым бар. Мәсәлән, матурлык салоны, машина юу салоны һәм башкалар.  

— Әлеге бизнесларны ничек ача алдыгыз?  

— Мин беркайчан да хыялланудан курыкмадым. Бары тик алга бардым, тырыштым. Әлеге тормыш сөрәннәрем миңа ярдәм итә. Берничә киңәш бирә алам. Мәсәлән, күзләрегезне йомыгыз да, кем булырга теләвегезне күз алдыгызга китерегез. Тагын бер әйбер: белмәү наданлык түгел, белергә теләмәү наданлык. Һәм, әлбәттә, уңыш күктән төшми. Үзеңне «супер герой» итеп күз алдына китерергә дә, эшләргә, тырышырга кирәк. Һәм иң мөһиме: курыкмаска! Җаваплылыкны тоеп, эш итәргә кирәк.  

«Хәзер эте дә, бете дә җырлый»

— Нигә сез татар эстрадасыннан читләштегез?  

— Татар шоу-бизнесы хәзер бик үзгәрде. Барысы да акчадан тора. Син дә, безнең янда утырган ханым да җырчы була аласыз, бары тик акча гына булу — шарт. Хәзер эте дә, бете дә җырлый. Йөзләгән җырчылар арасыннан берничә җырчыны гына аерып алып була. Җырчы кешенең үз образы, үз җыры булырга тиеш.  

— Алга таба Казанда яшәргә уйлыйсызмы?  

— Әлегә Казанда яшибез, ләкин алга таба башка илгә күчеп китәргә планнаштырабыз. Барысы да Ходай кулында.

Чыганак: tnv.ru, matbugat.ru

Фото: Инстаграм @munir_rakhmaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк