Логотип
Хәбәрләр

Мәрҗани институты татар тарихын өйрәнгән дөнья галимнәрен җыя

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Быел көз айларында Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган халыкара конференция оештырылачак. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани...

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Быел көз айларында Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган халыкара конференция оештырылачак. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра торган проекта Мәрҗани колачлаган һәр тема буенча фикер алышу булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Тарих институтының хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов хәбәр итте.

“Халыкара конференциягә татар милләте, татар тарихы белән шөгыльләнгән дөнья галимнәрен чакырачакбыз, - ди Марат Гыйбатдинов. - Этнография, татар тарихы, педагогика һ.б. буенча эшли торган коллегаларны җыеп фикер алышачакбыз. Шунысын да билгеләп узам, Ш.Мәрҗанинең юбилее уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте дә зур проектка әзерләнә. Алар Мәрҗанине дин галиме буларак искә алса, без аның фәнгә керткән өлеше турында сөйләшәчәкбез. Татар тарихында Мәрҗани искиткеч әһәмиятле урын тоткан шәхес. Чөнки ул милли татар тарихының чишмә башында торган кеше. Мәрҗани татар тарихын беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертеп җибәргән галим. Аңа кадәр дә милли тарихны язучылар булган, әмма алар ярым риваятьләр рәвешендә, уйдырмалар белән баетылган. Ә менә заманча, фәнни методлар белән өйрәнеп, чыганаклар кулланып язганы чыннан да Мәрҗани була. Ул беренче өйрәнүче генә түгел, фәнни методологиясенә нигез салучы. Мәрҗани үз хезмәтендә, милләтнең үз тарихы булырга тиеш, дигән фикерләрне алга сөргән. Институтның Мәрҗани исемен йөртүе, безнең өчен зур абруй һәм зур бурычлар йөкли. Тарихны язганда миллилеккә һәм фәнни нигезләргә таянып эш итәргә тиешбез”.

Марат Гыйбатдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Мәрҗанинең гади халык өчен башкарылган хезмәтләрен дә билгеләп узды.

“Мәрҗани төрле телләр белгән, үз әсәрләрен дә төрле телләрдә язган, әмма гади халыкка аңлаешлы булсын өчен, җитди калын хезмәтләренең гади вариантларын да чыгарган. Юбилей елында аларның кайберләре яңадан нәшер ителәчәк. Бу хакта дәүләт программасында да хәбәр ителә”, - диде ул.

татар-информ

Фото: татаровед.рф

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк