Логотип
Хәбәрләр

Мөселман кинофестиваленә Татарстаннан 38 фильм тәкъдим ителгән

Быел Казан кинофестивале 24–30 апрель көннәрендә үтә. Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә Татарстанда төшерелгән 38 фильм тәкъдим ителгән. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә. Хәзе...

Быел Казан кинофестивале 24–30 апрель көннәрендә үтә.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә Татарстанда төшерелгән 38 фильм тәкъдим ителгән. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Хәзерге вакытта фильмнарны сайлап алу комиссиясе әгъзалары карый. Кайбер фильмнарның төп номинацияләр шорт битенә кертелүе мөмкин, күпчелеге «Милли конкурс»та катнашачак. Оештыручылар кинофестиваль фильмнарының шорт бите март ахырында игълан ителәчәк дип вәгъдә итә.

Комиссиягә җибәрелгән эшләр арасында ике тулы метражлы нәфис фильм бар. Болар – Илдар Ягъфәровның «Байгал» һәм Алексей Барыкинның «Водяная» фильмнары. Шулай ук, ике анимацион фильм, сигез кыска метражлы документаль фильм тәкъдим ителгән. Алар арасында Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт»е дә бар.

Гаризаларның иң күбесе – 26 фильм – кыска метражлы нәфис фильмнар. Болар арасында Ренат Кәримовның «Остазбикә»се, Айдар Габдрахмановның «Он, она и робот» һәм башкалар бар.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова фикеренчә, кинофорумның «Милли конкурс» номинациясе барлыкка килүе Татарстан кинматографистлары өчен стимул булып тора. «Әлбәттә, без фильмнарыбызның төп шорт битендә булуына омтылабыз. Әмма моның өчен алар бөтен параметрлар буенча конкуренциягә бирешмәслек булырга тиешләр», - ди ул.

  • Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә дөньяның 44 иленнән 400 фильм тәкъдим ителгән яки чакырылган. Гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителде. Сайлап алу комиссиясендә кинофорумның программа директоры Сергей Лаврентьев, киносценарист Нәргиз Нуриева, Россия ислам университеты доцненты, тәрҗемәче Тимсур Шәйхуллин һәм башкалар бар.
  • Быел Казан кинофестивале 24 – 30 апрель көннәрендә үтә.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк