Мәскәүдә "Рамазан чатыры" ачылды

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Бүген, 16 майда, Мәскәүдә "Рамазан чатыры" эшли башлый. Кичә чатырны тантаналы рәвештә ачтылар. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чатырда төрле милләт һәм дин кешеләре ифтар ашына җыелачак. 

Быел проект үз тарихында иң зур масштаблы булып, көненә 500ләп кунакны сыйдыра алачак. 13нче "Рамазан чатыры"ың темасы “Бөек пәйгамбәрләр һәм аларның сыйфатлары” булачак.

Шулай ук ай дәвамында Россия милли республикалары кичәләре узачак. Мәсәлән, Таҗикстан, Ингушетия, Карачай-Черкесия, Дагыстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Татарстан, уйгыр диаспорасы, Төркия һәм башкаларныкы.

  • "Рамазан чатыры" дизайны кояш батышын сурәтли. "Рамазан чатыры"нда һәр елны социаль чыгышларына, милләтенә һәм диненә карамастан, меңләгән кеше җыела.
  • Әлеге проектны Россия Мөфтиләр шурасы, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәү шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
536
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Акчаң булса, син - җырчы!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
757
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1211
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
980
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
764
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1137
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
810
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы