Логотип
Хәбәрләр

Мәскәүнең "Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Аны Россия башкаласының "Красная Пресня" паркында узган Сабан туенда сайладылар. Мәскәүнең "Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Аны үткән шимбәдә Россия башкаласы...

Аны Россия башкаласының "Красная Пресня" паркында узган Сабан туенда сайладылар.

Мәскәүнең "Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Аны үткән шимбәдә Россия башкаласының "Красная Пресня" паркында узган Сабан туенда сайладылар. Бу хакта "Ак калфак" оешмасының Мәскәү бүлеге хәбәр итә. 
"Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлешендә Мәскәү данын 22 яшьлек Адилә Забирова яклаячак. 
"Татар кызы" исеме өчен Мәскәүдә 5 туташ ярышкан. Аларга Радик Яруллин, Рәсим Фасыйхов, Наилә Фатехова, Айрат Сафин кебек танылган артистлар бәя биргән. "Халык гүзәле" номинациясендә җиңүчене исә социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән ачыклаганнар. 
  • "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлеше 6 октябрь көнне Казанның "Татнефть Арена" Боз сараенда узачак. 
  • Быел бәйгенең сайлап алу этабы Россиянең 30 төбәгендә, Казахстан һәм Венгриядә уздырыла. Анда җиңүчеләр финалга юллама ала. Туташлар, 5 мең тамашачы каршында чыгыш ясап, үзләренең татар телен, мәдәниятен, тарихын белүләрен, иҗади сәләтләрен жюрига күрсәтергә тиеш була. 

Фото: соцсети

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк