Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе логотипка иҗади бәйге игълан итте

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе логотипка иҗади бәйге игълан итте. “Мәскәү татарлары" - бүген бар кешегә дә билгеле бренд! Автономиягә яңа, якты һәм таныла алырлык образлар кирәк!”- диде “Татар-информ” хәбәрчесенә автономия рәисе Фәрит Фарисов.
Фәрит Фарисов автономиягә эшкә яшьләр килүен әйтте. “Безнең коллективның хәзер 50 проценты - яшьләр. Автономиягә яңа логотип эшләү дә аларның идеясе”, - диде ул.
Фәрит Фарисов сүзләренчә, бәйгедә Сахалин өлкәсе дә катнаша. “Безгә үз эшләрен бар теләгән кеше дә җибәрә ала. Без барысын да алып, карап барабыз. Милли-мәдәни автономия Советы әгъзалары соңыннан җиңүчене билгеләячәкләр”, - диде ул.
Эшләр 10нчы апрельгә кадәр Pressa-rootnka@mail.ru почтасында кабул ителә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте