Логотип
Хәбәрләр

Мәскәү университетында “Татар филологиясе” ачылган?

Мәскәү дәүләт педагогика университеты 2018-2019 уку елына магистратура программасы буенча “Татар филологиясе” юнәлешенә студентлар кабул итә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр...

Мәскәү дәүләт педагогика университеты 2018-2019 уку елына магистратура программасы буенча “Татар филологиясе” юнәлешенә студентлар кабул итә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә университетның доценты, педагогика фәннәре кандидаты Рамил Рамазанов хәбәр итте.

“Мәскәү дәүләт педагогика университетының “Татар филологиясе” магистратура юнәлешен быел гына гамәлгә куйдык. Ун елдан артык специалитет өчен татар бүлеге эшләп килде, әмма кеше аз керү сәбәпле, безгә аны ябарга туры килде”, - диде Рамил Рамазанов.

Әмма университетта күптән түгел “Татар филологиясе” юнәлеше барлыкка килгән. “2017 елда безнең университетка югары уку йортыбызның 145 еллыгы уңаеннан Казан (Идел буе) федераль университетының ректоры Илшат Гафуров шәхсән үзе килеп, безнең университет белән килешү турында документларга имза куйды. Әлеге документ КФУ белән Мәскәү дәүләт педагогика университеты арасында уртак проектлар һәм тикшеренүләр өлкәсендә форумнар һәм конференцияләр уздыруны, алга таба югары уку йортларының үсеше өчен бер-берсенә ярдәм итүне күз алдында тота. Мәсәлән, Мәскәү университеты Татарстанда 2018 елда КФУ тарафыннан Л.Н.Толстой елы дип игълан ителгән чараларда катнаша. Төп момент булып, Мәскәү дәүләт педагогика университеты базасында татар теле бүлеген барлыкка китерү булды. Ул КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Психология һәм мәгариф институты тарафыннан гамәлгә куелды”, - диде Рамил Рамазанов.

Рамил Рамазанов әйтүенчә, Мәскәү дәүләт университетында “Татар филологиясе” юнәлешенә барлыгы 14 бюджет урыны бирелгән. “Түләүле урыннарга чикләүләр юк. Әмма бюджет урыннарыбыз да тула алмас дип борчылабыз, чөнки әлегә абитуриентлар әле активлашмаганнар. Педагогик составта җитешсезлекләр күзәтелми, барлык укытучылар җитәрлек, дәреслекләр дә бар”, - дип сөйләде ул.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк