Логотип
Хәбәрләр

Май аенда Гүзәл Яхинаның яңа романы басылып чыгачак

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Мәскәүнең “Редакция Елены Шубиной” нәшриятында май аенда Татарстан язучысы Гүзәл Яхинаның “Дети мои” романы басылып чыгачак. Роман узган гасыр башында Идел буенда яш...

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Мәскәүнең “Редакция Елены Шубиной” нәшриятында май аенда Татарстан язучысы Гүзәл Яхинаның “Дети мои” романы басылып чыгачак. Роман узган гасыр башында Идел буенда яшәгән немецларның тормыш-көнкүрешенә багышланган.

Язучы үзе әйтүенчә, романнан өзекләрне ул 14 апрельдә узачак “Тоталь диктант”та укыячак. Биредә ул диктор буларак узган елның ноябрендә үк расланган. Гүзәл Яхина яңа романы серләрен бөтенләй ачып бетерми. 

“Романда мин күзгә ташланмый торган кеше турында сөйлим. Әмма 27 ел дәвамында ул чын, зур геройга әйләнә”, – дип сөйли язучы.

Китапта Гнаденталь колониясендә укытучы руска әйләнгән немец кешесе тарихы сурәтләнә. Тормыштан күңеле кайтып, ул сөйләшмәскә сүз бирә һәм аулак хуторда урнашып, кызы өчен әкиятләр иҗат итә. 

Гүзәл Яхина Казанда туган. 2015 елда “Зөләйха күзләрен ача” романы басылып чыкканнан соң ул танылу ала. Әлеге әсәр өч абруйлы премиягә лаек була. Аның берсе – “Большая книга” премиясе.

татар-информ

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк