Максим Фадеев 61 килограммга ябыккан
Максим Фадеев 61 килограммга ябыккан Танылган композитор һәм продюссер Максим Фадеев тамашачы хәтерендә матур җырлары белән генә түгел, зур гәүдәле булуы белән дә калгандыр. Карьерасы башында ул ябык...
Максим Фадеев 61 килограммга ябыккан
Танылган композитор һәм продюссер Максим Фадеев тамашачы хәтерендә матур җырлары белән генә түгел, зур гәүдәле булуы белән дә калгандыр. Карьерасы башында ул ябык кына яшүсмер җырчы булса, еллар белән аның фигурасы матур якка үзгәртмәгән дип әйтеп була. Әмма соңгы вакытта ул бу «кимчелек» өстендә эш алып бара, спорт белән шөгельләнә, файдалы азыклар белән туклана.
Шулай итеп «Голос» тапшыруының жюри әгъзасы 61 килограммга ябыга һәм шатлыгы белән социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә язылучылар белән уртаклаша. «Тагын ябыкмыйча сакалымны кырмыйм», - дип тә яза продюсер.
Афәрин, Максим Фадеев!!! Уңышлар телибез сезгә!
Фото композиторның шәхси аккаунтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк