Логотип
Хәбәрләр

"Мактанчык әтәч" шаккатырды

Бала күңеле кара майлы туфрак кебек инде... Нәрсә чәчмә, шул тиз арада калкып чыга, баш күтәрә. Яше кечкенә булган саен үтемлерәк, файдалырак кебек...Бүген «Әкият» курчак театрына @teatr_kukol_ekiyat ...

Бала күңеле кара майлы туфрак кебек инде... Нәрсә чәчмә, шул тиз арада калкып чыга, баш күтәрә. Яше кечкенә булган саен үтемлерәк, файдалырак кебек...
Бүген «Әкият» курчак театрына @teatr_kukol_ekiyat чираттаны баруыбыз вакытында әллә ни зур өметләр багламаган «Мактанчык әтәч» (Аманулла) спектакле көтмәгән реакция булдырды бит әле. Тормышта бик кыю булып кыланган 2 яшьлек кызым Әминәнең авызы явыз тилгәнне күргән саен «пәрәмәчләнә» дә куя... Бөтен күңеле белән җәлләде ул теге усал кош алып киткән чеби һәм каз бәбкәсен... «Кызым, хә без аларны коткарабыз!», диеп пышылдап утыруым гына, тамашаны ахырына кадәр карап бетерергә мөмкинлек бирде...
Кайгыртучаклык, мәрхәмәтлелек, кызгану хисе кебек тойгыларны руслар матур итеп «сочувствие» дип атый. 
Димәк, бүген бер сәгать эчендә кешелеклек орлыгы салып кайтык Әминәм туфрагына. Спектакль куюда катнашкан һәрбер кешегә зур рәхмәтемне белдерәм!

Автор: Зилә Хөснетдинова

Фото: puppet-show.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк