Малаховны кем кыйнаган?

Соңгы арада артистларның "хайп" артыннан кууы табигый күренешкә әверелде. Социаль челтәрләрдә көн саен диярлек берсеннән-берсе "оригиналь" видеолар пәйда була. Шундыйларның берсе Инстаграм социаль челтәрләрендә Андрей Малаховның шәхси аккаунтында барлыкка килде. Тыныч кына җырчы Стас Костюшкин белән сөйләшеп утырган алып баручыны рус эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Лолита бокс перчаткалары белән кыйнарга ташлана. Лолитаны тынычландырырга теләп сүз кыстырган Стаска да шактый "эләгә"! Күргәннәрен ничек аңларга белмәгән тамашачылар Малаховның мондый видео урнаштыруын бер дә хупламый. Видео астындагы комментарийларда Керчь шәһәрендә булган фаҗигадән соң артистларның мондый кыланмышларына карата канәгатьсезлек сүзләре күп очрый.
Алсу Габдуллина
Фото һәм видео: Инстаграм @malakhov007
- {mp4}8487{/mp4}
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 октябрь 2023 - 11:15
-
1 октябрь 2023 - 11:46
-
30 сентябрь 2023 - 11:49
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте