«Марҗа» дигән язулы футболка

«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Күзәтчелек ведомствосы гаммәви мәгълүмат чараларына мониторинг ясаганда әлеге очракка игътибар иткән.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ). Татарстан прокуратурасы «Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы социаль челтәрләрдә «Святая» брендының сатуга «Марҗа» һәм «Марҗа түгел» дигән язулы футболкалар чыгаруына бәйле мәгълүмат урнаштырылуы хакында язган иде. «Бабай позвонит» Телеграмм каналын файдаланучылар мондый язулар рус хатын-кызларын кимсетә һәм милләтара ызгыш китереп чыгара дип тапкан.

«Святая» брендын булдыручылар, үз чиратында, әлеге сүзләрнең татар теленнән «русская» һәм «не русская» дип тәрҗемә ителүе хакында әйткән.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, әлеге факт буенча беркемнән дә гариза килмәгән.

«Күзәтчелек ведомствосы бу очракка гаммәви мәгълүмат чараларына мониторинг ясаганда игътибар итте. Тикшерү бара. Гаепләрлек нигез табылса, тиешле чара күреләчәк», - дигән Руслан Галиев. 

Фото: pixabay.com

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
390
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Невосполнимая потеря в мире театра
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы