Логотип
Хәбәрләр

Марат Әхмәтов: «2019 елга максат: хезмәт хакын арттыру»

Аның өстенә быел бит әле ашлыкка да бәя әйбәт иде. Авыл хуҗалыгының аның шундый кызыклы ягы бар: уңышың мулдан булса, аңа бәя юк, ә уңышың тыйнаграк булса, аңа бәя уңайрак. Быел игенчелектән керә торг...

Аның өстенә быел бит әле ашлыкка да бәя әйбәт иде. Авыл хуҗалыгының аның шундый кызыклы ягы бар: уңышың мулдан булса, аңа бәя юк, ә уңышың тыйнаграк булса, аңа бәя уңайрак. Быел игенчелектән керә торган акча кереме үткән елгы, рекордлы елныкы кебек күләмдә. Инде елы да рекордлы булып, бәясе дә быелгы кебек булса, ул тагын да уңайрак булган булыр иде. Чөнки безгә хезмәт хакы мәсьәләсендә бик зур үзгәрешләр ясарга кирәк. Авыл җирендә эшләүче хезмәт кешесенең хезмәтенә хакны бик нык күтәрә алмасак, авылда хезмәт кешеләрен саклап калу мөмкинлеге бик чикле булачак.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк