Логотип
Хәбәрләр

Марат Мухин гаиләсен котлыйбыз!

14 декабрь шоу-бизнеста вакыйгаларга бай көн иде. Бу көнне «Болгар радиосы» милли-музыкаль премиясен тапшыру тантанасы, Данил Гыйниятовның 50 яшьлек юбилее, шулай ук продюсер Марат Мухинның туе булды....

14 декабрь шоу-бизнеста вакыйгаларга бай көн иде. Бу көнне «Болгар радиосы» милли-музыкаль премиясен тапшыру тантанасы, Данил Гыйниятовның 50 яшьлек юбилее, шулай ук продюсер Марат Мухинның туе булды.

Марат Мухин белән Гөлия Вәлиәхмәтова күптән түгел гөрләтеп никах туйларын уздырдылар, хәзер инде алар рәсми рәвештә ир белән хатын статусында. Аларны чын күңелдән котлыбыз!

Никах вакытындагы кебек, хәзер дә Маратның беренче хатыны Дилә Нигъмәтуллинага да өлеш чыкты, аның инстаграм аккаунтында шау-шу туып алды. Ул үзе дә күптән кияүдә, алар Марат белән дуслар булып калганнар, шуңа да ул да яшь пар өчен чын күңелдән шатлануын белдергән.

Автор: Г.Шарапова

Фото: milagrasss555

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк