Март аенда Татарстан халкын дәвамлы яллар көтә

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк.
Татарстан халкын март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Россия Хөкүмәте карары нигезендә 6 гыйнварның ялы 9 мартка күчерелде. Эш көне булмаган бәйрәм көне алдындагы көндә эш вакыты бер сәгатькә кыскара”, - диелгән хәбәрдә.
Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9, 10 һәм 11 март көннәре ял көннәре санала.
7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.
Республика халкын тагын өч ял көне атна ахырында көтә. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2018 елның 23, 24 һәм 25 февраль көннәре ял көннәре санала. 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
23 гыйнвар 2023 - 12:35
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте