Мәдинә Гайнуллина: «Әйдә елмай әле син дә!»
Үзизоляция вакытында барыбыз да өйләребезгә бикләндек, артистлар да шулай ук. Бу хакта үзенең фикерен Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Мәдинә Гайнуллина җиткерде.
Үзизоляция вакытында барыбыз да өйләребезгә бикләндек, артистлар да шулай ук. Бу хакта үзенең фикерен Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Мәдинә Гайнуллина җиткерде.
Үзизоляция бер яктан кешене кысса, икенче яктан мөмкинчелекләр ача дигән фикердә ул. Эштә булганда артистның матур әйберләр бәйләү, нидер ясау өчен вакыты әз булган. Артисткага эшнең нәтиҗәсен күрү рәхәтлек бирә икән. Ә көлү һәм яхшы кәефтә булу кан басымын баланста тота, ди ул. Көлгәндә кешенең сосудлары киңәя, ябыгырга да ярдәм итә икән. Тәндәге төрле мускуллар көлгәндә кыскара һәм энергия 20%ка артыграк кулланыла. Көлү йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кәефсез кешеләр йөрәк авыруларына да тиз бирешә.
«Чын күңелдән елмаю сәламәт гомергә адым. Елмаю авыр нәрсә түгел. Әйдә елмай әле син дә. Елмайдыңмы? Менә бит ничек рәхәт булып китте үзеңә!» дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк