Логотип
Хәбәрләр

Медиалогия ТОП-20 рейтингы

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиаллары Татарстан республикасының иң еш телгә алына  торган 20 массакүләм мәгълүмат чарасы исемлегенә кергән. ТОП-20дә «Татмедиа» АҖ филиаллары да бар. «Татар-инфо...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиаллары Татарстан республикасының иң еш телгә алына  торган 20 массакүләм мәгълүмат чарасы исемлегенә кергән.

ТОП-20дә «Татмедиа» АҖ филиаллары да бар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы,  апрель ае күрсәткечләре буенча, интернет чыганакларда иң еш телгә алыну индексы 393,44 күрсәткеченә җиткән.

 8нче урынны «Челнинские известия» газетасы алып тора. Аның индексы – 22,93.

Рейтингта  «Альметьевск ТВ», «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының махсус проекты булган «Атна вакыйгалары»  да урын алган. Алар исемлектә 13нче һәм 15нче урыннарны биләр торалар.

«НТР-Нижнекамск» та Топ-20дә урын яулаган.

Әлеге рейтинг «Медиаология» ММЧ системасы базасында төзелә. Базада ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, Интернет ММЧ – барлыгы 46 200гә якын чыганак эшчәнлеге теркәлгән.

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк