Логотип
Хәбәрләр

Мэриядә татар телен өйрәнәләр!

Татар теле курсларында катнашу өчен 100дән артык гариза килде.

Казан Мэриясендә бушлай татар теле курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды.

 

1 декабрьдә Казан шәһәре Башкарма комитетының 30 хезмәткәре һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенең 17 вәкиле әлеге курсларны тәмамлау турында таныклыклар алды. Документларны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. «Унбер» лицее һәм Сәләт «Асылташ» мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова кыска дәрес уздырды, курсларны тәмамлаучылар белән аралашты. Искәртеп узыйк, татар теле курсларында катнашу өчен 100дән артык гариза килде. Таныклыклар, дәресләргә даими рәвештә йөреп, курсларны уңышлы тәмамлаучыларга бирелде. Документка ия булыр өчен өчтән дә күбрәк дәрес калдырырга ярамый иде.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк