Логотип
Хәбәрләр

Миңнеханов ярдәмчесе Наталия Фишман режиссер Тимур Бекмамбетовны хатыныннан аерганмы

57 яшьлек режиссёр Тимур Бекмамбетов Татарстан президентының ярдәмчесе булып эшләүче 28 яшьлек Наталия Фишман белән очрашуын раслады. Бу яңалык киң җәмәгатьчелеккә шушы көннәрдә режиссерның Инстаграм...

57 яшьлек режиссёр Тимур Бекмамбетов Татарстан президентының ярдәмчесе булып эшләүче 28 яшьлек Наталия Фишман белән очрашуын раслады.

Бу яңалык киң җәмәгатьчелеккә шушы көннәрдә режиссерның Инстаграм аккаунтында Наталия белән төшкән фотосы барлыкка килгәч таралды. Бекмамбетов белән Фишман Мәскәүдә танышалар. Ул вакытта Наталия Мәскәүнең Мәдәният департаменты җитәкчесе Сергей Капковның советнигы булып эшли.

Бүгенге көндә Тимур Бекмамбетов хатыны Варвара Авдюшко белән рәсми рәвештә аерылышу мәсьәләсен хәл итә.

Минниханов ярдәмчесе яңа мәхәббәте хакына дәрәҗәле урынын калдырырмы, әлегә билгесез. Бәлки алар Тимур белән Мәскәү - Лос-Анджелес шәһәрләре арасында йөреп, күчмә тормыш белән яшәүне дәвам итәрләр.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @bekmambetovtimur

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк