Логотип
Хәбәрләр

МИҢА «БИШЛЕ» КИРӘКМИ

Кешедән ярдәм көтү заманы узды, үзебезгә тырышырга кирәк. Бер күзле камбала кебек су астыннан күзәтеп ятучылар түгел, дулкын ярып баручылар без! Шәмәрдәнлеләр характеры бездә!

Казанның Попов урамында, агачларга төренеп утырган күпкатлы йортларның берсендәге чормада искитәрлек сәнгать әсәрләре туа, дисәләр, ышанмас идем. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесеТатарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев әңгәмәгә нәкъ шушы чормалы йортка чакырды. Менсәм ни күрим: биш катлы йортның иң өске – мансард өлешендә берничә рәссамның остаханәсе урнашкан, дивар, түшәм, идәнгә картиналар тезелеп киткән. Алар монда шундый күп – матурлыктан күзләр камаша. Кайвакыт мондый сәнгать әсәрләренең кысан бүлмә диварына сыймый тузан җыеп ятуы өчен борчылып та куясың. Әмма әңгәмәдәшем тормыш мәгънәсен, яшәү рәхәтен башкада күрә булып чыкты. Аның киңәшләрен күңел дәфтәренә мин дә теркәп куйдым.

Мөдәррис ага, быел Сез юбилеегызны билгеләп үтәсез – 70 яшь. Мөдәррис Мөхетдин улының Саба районы Шәмәрдән бистәсендә тууын беләбез. Арча мәдәният йорты каршында сәнәгать-сәнгать остаханәсе ачып, бистәне бизәү эшләрендә катнашканын беләбез. Түбән Камага күченеп, сәнгать студиясе ачып, шунда балаларны рәсем сәнгате серләренә өйрәтүегез, Лениногорскида яшәп иҗат итүегез дә мәгълүм. Тормыш юлыгыздагы мөһим этаплар тагын да булгандыр. Бүген үзегез хакында тагын ниләр сөйләр идегез?

– Үзем турында мондый матур сүзләр ишетү шулкадәр күңелле, белсәгез икән. Бик яшьли әнисез калдым. Аны бөтенләй хәтерләмим. Икенче әнием Факиһә ике кыз бала, өч яшьлек мин – Мөдәррис, җиде айлык Тәбризгә әни булып килде. Шуңа күрә без әнисез ятимлекне сизмәдек. Әмма олыгайган саен мин кешеләр арасыннан үз әниемне эзли башлавымны сиздем. Олы яшьтәге әбиләрне күзәтеп, минем әни дә шундыйрак булыр иде дип, аның йөз чалымнарын искә төшермәкче булам. Күрәсең, яшь барган саен кеше тамырларына ныграк ябыша, ныграк барлый. Аннары Түбән Камада яшәп мин җәмәгать эшләрендә шулкадәр актив булырга тырыштым, иҗатыма урын калмый иде. Лениногорскига тынычлык эзләп килдем. Аның табигате шулкадәр бай – рәссамнәр еш эзләп тилмергән күренешләр биредә хәттин ашкан. Аннары Татарстан Рәссамнар берлегенең көньяк-көнчыгыш бүлекчәсен эшләтеп җибәрдек. Тынычлык эзләп килгән тормышым тагын да куәтләнде, без бу төбәктә иң көчле рәссамнар төркеме буларак танылдык. Шуннан берлек җитәкчесе Зөфәр Гыймаев мине үзенең урынбасары итеп Казанга чакырды. Кешеләр белән аралашырга яратуым, оештыру эшләрен белүем мине монда да үз кеше итте. Яхшылык эшләү өчен бай булу кирәк түгел икән, күңелең киң булса, Аллаһы Тәгалә җай чыгара. Казанда да рәссамнар тормышын гөрләтеп яшибез. Монда күченүгә дә җиде ел булган. Әмма соңгы ярты елда мин үз иҗатыма күбрәк игътибар бирә башладым, зур киндергә күчтем, рәхәтләнеп яраткан эшем белән шөгыльләнәм.

Шәмәрдән егетләре кыю, үҗәт була шул алар. Сез дә менә тормыштагы үзгәрешләр алдында куркып калмагансыз. Шул мохиттә алган чыныгу ярдәм иткән булса кирәк?

– Чынлап та, безнең бистәдә яшәүчеләр аерым бер дөнья кешеләре ул. Аларның кулыннан килмәгән эш юк сыман, барысын да булдырам дип яшиләр. Миндә дә бар ул сыйфат. Җитәкчеләр янына керүдән, алар белән сөйләшүдән курыкмыйм. Хәзер дә гозер белән килүчеләр шактый, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. «Мөдәррис» тә «өлкән укытучы» дигәнне аңлата, әти-әнием киләчәгемне билгеләүче исем кушканнар, рәхмәтем чиксез.

Бу остаханәгә килеп эләгүегез ничек булды?

– Казанга килгәч тә, идарә җыелышында хәл ителеп бирелде миңа бу урын. Биредә без өч рәссам эшлибез. Эш урыныннан файдаланып, үзенә иркенрәк бүлмә алган дигән тавышлардан качу өчен, иң кечкенә бүлмәне сайладым һәм аны өскә таба үстереп, чәй эчү, ял итү урыны оештырдым. Кунакчыл урын бу, биредә һәркем олы кунак, берәүне дә чәй эчерми җибәрмим. Әле иҗади сәфәрләргә киткәч «тәрәзәңдә ут күренми» дип, хәлемне белүчеләр дә булгалый. «Утың яна, керергә уңайсызланабыз, борчыйсы килми» диючеләр дә бар. Ишекләр һәрвакыт ачык, керегез, иртәнге алтыдан мин монда дип, танышларым, туганнарым белән кунакка йөрешеп яшибез, Аллаһка шөкер. Рәссам өчен остаханә – бәхет! Өйдә болай җәелеп эшләп булмас иде.

Тормышыгызда иң саллы киңәш бирүчеләрегез кем?

– Халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов киңәше белән мин милли  орнаментлар темасына кереп киттем. Иллеләп эш иҗат иткәч, Түбән Камада күргәзмәмне булдырдым. Ул вакытта Әхсән абыйның тормыш иптәше исән иде, ул миңа зур бәя бирде: «Мөдәррис, син үз юлыңны таптың, Әхсән эшен дәвам итүчеләрнең берсе син», – диде. Татар бизәкләре – милләтебезнең йөзек кашы. Ул гади бизәк кенә түгел, ул – җыр, моң кебек... Үз юнәлешемне табуым белән бәхетлемен. Бакый ага Урманче, Харис Якупов кебек олуг шәхесләребезгә киңәш сорап барасы килгән чаклар еш була. Әмма алар заманы башка иде шул. Мин хәзер барысы да үзебезнең кулда дигән фикердә, чөнки без татарның зыялысына әйләнеп барабыз. Кешедән ярдәм көтү заманы узды, үзебезгә тырышырга кирәк. Бер күзле камбала кебек су астыннан күзәтеп ятучылар түгел, дулкын ярып баручылар без! Шәмәрдәнлеләр характеры бездә!

Рәссамлык эше – сәнгатьнең иң югары баскычы, рухи ләззәт чыганагы. Ә бу шөгыльнең матди ярдәме бармы? Рәссамнарның хәле-көнкүреше ничек?

– Җиңел түгел. Компьютер дизайны килеп керү белән ипиебез юкка чыкты. Партия сәясәтен тормышка ашыру юлында, демонстрацияләр  чорында без иң кирәкле һөнәр ияләре идек, заманалар үзгәрү белән үзебезне үзебез туендыруга калдык. Хәзер без дәүләтнең намусында. Алай да әле иганәчелек белән шөгыльләнергә тырышабыз, кешеләрнең күңеле булсын дип эшлибез. Зур заказларны дәүләт кенә бирә ала, алар бик сирәк. Хәзер без ваклана башладык – халыкка яраклашу өчен кече пейзажлар, чәчәк бәйләме, натюрморт ишеләрне ясап сатарга мәҗбүрбез. Шулай да, рәссамнарның күңелен күрергә тырышабыз, исемнәр бирәбез, күргәзмәләрен оештырабыз, симпозиум-плэнерларда берләшеп, фикер алышабыз, иҗатыбыз белән таныштырабыз. Район җитәкчелеге арасында да безнең эшне күреп, иҗат итү өчен мөмкинлек бирүчеләр бар, мин аларга чиксез рәхмәтле. Күңелне борчыган тагын бер әйберне әйтим әле. Зур рәссамнарыбыз китә. Күптән түгел Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы Зөфәр Гыймаевны соңга юлга озаттык. Берничә көннән хатыны елап шалтырата: «Мөдәррис, остаханәдән куалар, берничә көн вакыт бирделәр. Зөфәрнең хезмәтләрен кая куйыйм, алар әйтеп бетергесез күп», – ди. Җан әрнетерлек күренеш, картиналарны куярга урын юк, фатирга сыймый ул. Бердәнбер юл – чыгарып ату икәнлеген аңлаган гаиләгә авыр. Бу юлга бармасын белгән хатыны рәссам эшләрен ягарга мәҗбүр.

Сезнең дә мондагы картиналарның исәбе-хисабы юк...

– Мин дә ул хакта уйлыйм. Бәлки киләчәктә туган төбәгем Сабада шәхси галерея ачтырып булыр дигән өметтә яшим...

Мөдәррис ага, бу елмайган күзләр кайчан усаллана?

– Мин үземә ошамаган кешеләрнең телефон номерын «кара исемлеккә» кертәм. Димәк, бу кешеләр миңа кайчандыр начарлык эшләгән, аяк чалган, шул рәвешле мин, имеш, араны өзәм. Үзем беркатлы, ышанучан кеше булганлыктан, үз файдалары өчен ялагайланып йөрүчеләрне ихлас дип уйлап, күп ялгыштым. Баксаң, аларга исемнәр, остаханәләр кирәк булган икән. Әмма гафу итәм мин аларны, «кара исемлек»тән чыгарам. Сөйләшкәндә кырысрак булырга тырышам, хәзер инде бөтен кеше өчен янып-көю, кочак җәеп каршы алу гадәтеннән дә арынып киләм. Тормыш өйрәтә икән.

70 яшьлек олуг бәйрәмегезне ничек каршы алырсыз икән?

– Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Сабада шәхси күргәзмәләрем булачак, Аллаһ боерса. Хәзер мин алкышларга мохтаҗ түгел икәнлегемне аңладым. Элек «бишле» алып кайтсам, бу сөенечне җиткерү өчен әти янына ашыга идем. Хәзер ул «бишлеләрне» күрсәтерлек әтием дә, ике әнием дә юк. Тормыш иптәшем Фәйрүзә, балаларым, оныкларым сөенә. Олыгайган көндә өйдәгеләрнең хөрмәте – кыйммәтле әйбер. Өйдәге мохит миңа рух ныклыгы бирә. Гаилә, туганнар җылысын өзмәскә тырышып яшәү, Аллаһы Тәгаләне зурлау – яшәешнең башка яссылыгына күчү. Бәхет менә шул икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк