Логотип
Хәбәрләр

Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат

Бүген 89 яшендә милли киемнәр дизайнеры, танылган милли чигү остасы Флера Калмурзина вафат булды. Әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасының Халык сәнгати кәсепчелеген һәм һөнәрчелеген үстерү үзәге г...

Бүген 89 яшендә милли киемнәр дизайнеры, танылган милли чигү остасы Флера Калмурзина вафат булды. Әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасының Халык сәнгати кәсепчелеген һәм һөнәрчелеген үстерү үзәге генераль директоры Нури Мостафаев раслады. “Флера Әнәс кызы республика тарихына милли чигешләр остасы буларак кереп калды. Ул үз эшенең остасы, белемле, киң күңелле, игътибарлы шәхес иде”, - диде Нури Мостафаев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Флера Калмурзина – милли кием-салым һәм кул эшләнмәләре әзерләүче генә түгел, татар милли киемнәрен популярлаштыручы да. Ул үзенең кул эшләре белән халыкара гамәли сәнгать конкурсларында катнашты, туксанынчы еллардан бирле Казанда аның төрле иҗат күргәзмәләре оештырылып килде. “Татарстан-Яңа Гасыр” каналы Флера Калмурзинага багышлап “Тормыш палитрасы” дип аталган телефильм эшләгән иде.

Флера Калмурзинаны соңгы юлга озату мәрәсиме Казанда иртәгә иртәнге сәгать 10да була була дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Халык сәнгати кәсепчелеген һәм һөнәрчелеген үстерү үзәге генераль директоры Нури Мостафаев.

татар-информ

Фото: kpfu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк