Миләүшә сторисларында ник елаган? Сәбәбе ачыкланды!
Миләүшәне ник елатканнар...
Бүген иртән Миләүшә Сабирова сторисларында елап алды. «Туганнарым белгән. Миңа әйтмәгәннәр», - диде дә, сторис өзелде. Без хәзер баш ватабыз бит инде, дәвамы юк та, юк. Берничә сәгатьтән интернет киңлекләрендә ире Данирның хәбәре күренде. Баксаң, ул Миләүшәгә сюрприз әзерләгән, бүген алар Миләүшәнең мәхәббәте булган Истанбул шәһәренә оча. Алдан фотограф кызлар белән «килешенгән», янәсе, алар Миләүшәне Казан Экспога (аэропортка якын урын) фотосессиягә чакыра. Миләүшә экспога килә, беркем юк, телефонны алмыйлар... Шулвакыт горизонтта Данир пәйда була һәм сюрпризы турында хәбәр итә – алар Төркиягә очачак. «Фотосессия, әлбәттә, булачак, тик Төркиядә», – ди хатынын сөендергән ир. Миләүшәнең күз яшьләре дә шул шатлыктан булган икән. Кичә Пирамида сәхнәсендә гөрләтеп туган көн уздырганнан соң, менә дигән сәфәр! Афәрин, Данир. Күңелле яллар!
Фото социал челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк