Логотип
Хәбәрләр

«Мин бала таптым... шуңа күрә корсагым шундый!»

Видеода Зәмирәнең өченче баласын тапканнан соң түгәрәкләнеп калган корсагын күреп алган очлы күзле бер ханым ике дә уйлап тормыйча Зәмирәгә «Сез авырлы түгелме?» – дип сорау бирде. Алып баручы аңа болай дип җавап кайтарды...

Бәйрәмнәр алдыннан популяр алып баручы Зәмирә Рәҗәпова Инстаграмда туры эфирда ит бәлеше пешерде. Ризыкны әзерләгән арада алып баручыга язылучыларыннан төрле сораулар килеп торды һәм Зәмирә аларга җавап бирергә тырышты. Видеода Зәмирәнең өченче баласын тапканнан соң түгәрәкләнеп калган корсагын күреп алган очлы күзле бер ханым ике дә уйлап тормыйча Зәмирәгә «Сез авырлы түгелме?» – дип сорау бирде. Алып баручы аңа болай дип җавап кайтарды:

«Башкалар тормышы белән яши торган кешеләр була. Аларны минем нинди югары белемем булуы, нинди китаплар укуым да кызыксындырмый. Ни өчен сез миннән «Идеаль мөнәсәбәтләр булдырыр өчен нәрсә эшләргә?» яисә «Кесәдә һәрвакыт акча булып торсын өчен нишләргә кирәк?» дип сорамыйсыз? Бу мәгълүмат сезнең өчен күпкә файдалырак булыр иде бит! Ни өчен сезгә минем иремә ничә яшь булуы яисә минем йөкле булу-булмавым кызык соң? Бу мәгълүмат сезнең үсешегезгә бернинди дә йогынты ясамый бит. Бу гайбәт сату, тырнак астыннан кер эзләү дип атала. Мин авырлы түгел, бала таптым, кызыма 10 ай була Иншаллаһ. Миңа 42 яшь. Корсагымда диастаз барлыкка килде. 3 балам бар: беренчесе 4550 кг, икенчесе 7 айда 3000 булып туды, кызым 4330 кг булып туды. Буйлары да 56 сантиметрдан ким түгел иде. Ә мин үзем кечкенә, шуңа күрә корсагым шундый, һәм мин аннан оялмыйм. Чөнки ана булу, сау-сәламәт сабыйлар табу – ул һәрбер хатын-кызның бөек бурычы. Һәм телевидение алып баручысы булуыма карамастан, мин нечкә билле була алмаячакмын. Яшем иллегә таба бара. Балама 1 яшь тулсын инде, элеккеге формама кайтачакмын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бу тема мине бик кызыксындырды