Логотип
Хәбәрләр

“Мин баладан беркайчан да баш тартмадым”

Ришат, бу юлларны син тамашачың белән бергә үттең! Тормышта төрле хәлләр булгалый, бу вакыйгаларны исән-сау ерып чыгарлык сабырлык һәм көч сиңа!

 

РИШАТ ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВ: "Мин баладан баш тартмыйм!"

Кичә Ришат Фазлыйәхмәтов Татнефть Арена мәйданында узган Татар Радиосы концертында чыгыш ясый алмады. “Журналистлар язып тутырганчы, үзем аңлатам, – дигән Ришат. – Мине суд приставлары вәкилләре туктап, алып китте. Мин үземнең гамәлләрем өчен һәрчак җавап бирә торган кеше! Күңелем тыныч, гаделлекнең ни икәнне беләм. Элекке хатыным бик планлаштырып һәм уйлап мине халык алдында хур итмәкче иде, мөгаен! Ләкин шуны бел, бу гына мине сындырмас! Минем яраткан тугры тамашачым һәм саф күңелем бар! Гаделлек бик тиздән минем юлымны яктыртыр! – дигән Ришат. Беренчел фаразлар буенча, аңлашылмаучылык Ришат белән элеккеге хатыны арасында туган. Белгәнегезчә, аларның уртак баласы бар. “Мин баладан беркайчан да баш тартмадым”, – ди Ришат!

Ришат, бу юлларны син тамашачың белән бергә үттең! Тормышта төрле хәлләр булгалый, бу вакыйгаларны исән-сау ерып чыгарлык сабырлык һәм көч сиңа!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк