Логотип
Хәбәрләр

«Мин икегезнең дә малае булам!»

Танылган җырчыбыз үз инстаграмын алып барырга ярата. Ул еш кына рецептлар төшерә, үз фикере белән дә бүлешә. Моннан тыш, балаларын фото һәм видеога төшереп  куя. Кая Ләйлүш җиләк җия, кая ул Гомәр бел...

Танылган җырчыбыз үз инстаграмын алып барырга ярата. Ул еш кына рецептлар төшерә, үз фикере белән дә бүлешә. Моннан тыш, балаларын фото һәм видеога төшереп  куя. Кая Ләйлүш җиләк җия, кая ул Гомәр белән Әнвәрне уйнап тәнкыйтьли.  Узган көнне Ландыш улы Гомәр белән кызыклы видео урнаштыра: малай тырышы-тырыша әнисенә нәрсәдер сөйли. 

«Мин синең малаең булам һәм Илсинәнеке!» – ди малай, кашын җиерып. Әнисенең «ни өчен аның малае буласың килә соң синең?» дигән сорауына, Гомәр «анда бик күп атлар, сыерлар һәм бозаулар бар» дип җавап бирә.

Кыскасы, малай белән әни нинди фикергә килүен үзегез дә карый аласыз. Бу күңелле видеоны аста тәкъдим итәбез:

Автор: Гөлназ Вәлиева

Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк