"Мин Ришатны яратам"
“Сез бу кимсетүләргә Ришатка кияүгә чыгасы килү хакына түздегезме?”
Ришат Төхвәтуллинның Алия Карачуринага тәкъдим ясавы бик күпләрне битараф калдырмады. Эстраданың иң чибәр җырчыларыннан берсе Ришатның шәхси мөнәсәбәтләренә кагылышлы кызыксыну аңлашыла. Алар Алия белән гел бергә, әмма җитди мөнәсәбәтләр хакында сөйләргә ашыкмыйлар иде. Шул сәбәпле, Алиягә “Ришат сине кимсетә” дип язучылар да булган. Күптән түгел социаль челтәрдә сораштыру үткәргәндә дә Алиягә “Сез бу кимсетүләргә Ришатка кияүгә чыгасы килү хакына түздегезме?” дигән сорау биргәннәр. “Мин нинди адымга баруымны аңлыйм, Ришат иҗатын сөюче кызлар күп, игътибар да җитәрлек, мин аны яратам. Күпләр мине кияүгә чыгу тәкъдимен бик газапланып, хәтта түбәнсетүләргә дучар ителеп көткән дип күзаллый. Фантазияләргә бирелмәгез”, - дип җаваплаган Алия Карачурина.
Фото Алия Карачуринаның социаль челтәреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк