Логотип
Хәбәрләр

“Мин сине беләм” фотокүргәзмәсе ачыла

18 июньдә “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә “Мин сине беләм” ("Я тебя знаю") фотокүргәзмәсе ачылачак , дип хәбәр итә оештыручылар. Экспозициядә 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшь фотографларның...

18 июньдә “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә “Мин сине беләм” ("Я тебя знаю") фотокүргәзмәсе ачылачак , дип хәбәр итә оештыручылар.

Экспозициядә 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшь фотографларның “Архидети” фотография остаханәсе барышында төшерелгән эшләре тәкъдим ителәчәк. Бу күргәзмә - балалар өчен мондый форматтагы беренче тәҗрибә. Фотографларга һәр портрет өчен 10 минут вакыт бирелгән. Барлык сурәтләр тагибый яктылык белән тәрәзә янында һәм аклы-караллы режимда төшерелгән.

Яшүсмерләр алдында - кеше турында күбрәк белү, аны тасвирлый торган мизгелне тотып алу,  таныш булмаган кеше белән аралашу, аңа сораулар бирү бурычы куелган була. Иң истә калган мизгелләр төшерүдән соң эшләнелеп беткән.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк