Логотип
Хәбәрләр

Мин ул - МИН!

- Артистлар арасында "Илнат аерылган икән" дигән сүзләр йөри. Бу гайбәтме, әллә ...? - Минем турында бик күп сүзләр йөргәнен беләм...

 Җырлар нинди чакта туа, Илнат?

  – Күңел тулганда, я булмаса, кәефсез чакта. Төрле борчу-мәшакатьләр җанга тынгы бирмәгәндә, мәсәлән. Ул чакта язылган җырларны  ничектер халык та җылы кабул итә. Андый җырлар бик тиз популярлык казана нишләптер.

Популяр җырчы булу белән беррәттән инде шактый танылырга өлгергән композитор булуы ничек?

– Мин үземне популяр дип санамыйм, Гөлинә. Чөнки үз төркемемне булдырып, күпмедер багаж туплап концертлар бирүемә әле 2 ел гына. Композитор дигәннән... Үзем язган җырларны җырлау җиңелрәк инде, әлбәттә. Син аны язганда ук нинди булачагын тоеп язгач, 100% шулай башкарырга да тырышасың. Репертуарда башка авторларныкы да юк түгел. Аларныкын да бик теләп башкарам.

"Казан егетләре" төркеменнән китеп, сольный концертлар куя башлагач уңыш күбрәк елмайды шикелле. Килешәсеңме?

– Монда инде нинди уңышны күздә тотасың бит. Матди яктан карасаң, анысы ничек керә шулай ук чыгып та китә аның. Рекламасы, клибы, аранжировкасы гына да шактый керем сорый. Тик ансыз да булмый, үзең дә беләсең. Әгәр син ярты елга гына булса да, иҗат итүдән туктап торасың икән, халык шундук онытачак, чөнки татар эстрадасында бүгенгесе көндә конкуренция көчле.

–  Төркемнән китәргә кирәк дигән карарга нәрсә этәргеч булды?

– Без егетләр белән 7 елга якын эшләдек. Бу арада шактый эш эшләнелде. Ә китү карарын мин үзара фикерләребез килешми башлагач кабул иттем. Кемнеңдер болайрак эшлисе, кемнеңдер ничек бар шулай калдырасы, ә кемнеңдер алга барасы килде. Шул гына. Әллә нинди җитди сәбәпләр булмады. Алар минем фикерне, мин аларның фикерен кабул итә алмаганлыктан үз юлым белән киттем һәм мин дөрес юлда дип уйлыйм. 

–  Син үзеңне "Татар радиосында" алып баручы ролендә дә сынап карадың дип беләм.

– Радиода эшләү минем балачак хыялы иде. Шул хыялны тормышка ашырыр өчен мөмкинлек бирелгән икән нишләп мин файдаланмый калыйм инде, әйеме?! Радиога мин пандемия чорында урнашкан идем. Буш вакыт күп булу сәбәпле, рәхәтләнеп эшләп алдым мин анда. Нәрсәнең ничек эшләнгәнен белү үземә дә кызык булды.

–  Ялгышмасам, тәүге концертың Ленин исемендәге мәдәният сараенда үткән иде. Ә быел син зурдан кубып Пирамидада тулы залга концерт бирдең. Күпләр мондый популярлыкка еллар буе килә. Сере нәрсәдә?

– Ышанасыңмы-юкмы, минем монысы да балачак хыялым иде. Без кечкенә чакта бөтен конкурсларның гала-концерты шушы Пирамида сәхнәсендә уза торган иде. Шул чакта “эх, зур үскәч шушы Пирамида сәхнәсендә үземнең концертымны бирсәм икән” диеп уйлый идем. Аллаһы Тәгаләнең Амин дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Узган ел Ленин мәдәният сараенда тәүге чыныгуны алып, быел инде ду китереп Пирамида сәхнәсен гөрләттек, Аллаһка шөкер. Пирамида сәхнәсенә омтылу шактый җитди һәм шул ук вакытта “рискованный” адым ул. Аның арендасын, сәхнә бизәлешен генә исәпләп карасаң да, баш әйләнерлек бәяләр чыгачак. Башка җырчыларның: “О-о-о, Пирамида авыр зал, анда халыкны селкетеп тә булмый. Кул чабарга да иренеп утыралар”, - дигәнен ишеткәнем бар иде. Тик минем белән алай булмады. Концерт башланып, икенче җырны җырлауга ук торып бии дә башладылар. Быелгы программа өстендә без инде төркем белән җәйдән бирле эшләдек һәм ул эшнең нәтиҗәсе дә яхшы булды. Төркемемә зур рәхмәт. Үземә барысы да югары дәрәҗәдә узган кебек инде, халык ни әйтер тагын. Мин үзем канәгать калдым. Сере аның шул балачак хыялына хыянәт итмичә, куелган максатларга ныклы адымнар белән барудадыр.

Берара Илнат Фәрхуллин "Рәхәт" дигән ял итү комплексы ача дигән сүзләр таралган иде. Ул шулай сүздә генә калдымы?

– Юк, әлбәттә. Яшел Үзәндә ул пляж быел 1 нче сезонын эшләде. Хәзер анда төрле ял итү комплексы булдыру теләге бар. Аның өстендә шулай ук эшлибез. Нәрсә булып бетәр ансы, күз күрер.  Халыкка бик ошады, чөнки элеккеге пляж  белән хәзергесенең аермасы җир белән күк арасы. Киләсе сезонда да халык шулай яратып йөрер дип өметләнеп калабыз инде.

–  Артистлар арасында "Илнат аерылган икән" дигән сүзләр йөри. Бу гайбәтме, әллә ...?

– Гаиләм турында мин соц.челтәрләрдә артык сөйләмим, игътибар иткән булсаң. Ул минем шәхси тормышым, шуңа күрә ул сорауга кагылмыйк. Минем турында бик күп сүзләр йөргәнен беләм, ләкин минем аларның берсенә дә җавап бирәсем килми.

 Димәк, син шәхси тормышны халыкка чыгармау яклы? Күпләр, юкса, хәзер шулай пиар эшли...

– Мин шәхси тормышны халыкка чыгарырга кирәк түгел дип саныйм. Алай  итеп пиар эшләүчеләрне шулай ук, аңлап бетермим. Тамашачы сине шәхси тормышың өчен түгел, ә иҗатың өчен ярата. Шәхси дигән сүз үзе үк җавап биреп тора бит инде монда: ул синеке генә! Өйләнгәнме син, өйләнеп яңадан аерылганмы - анысы фәкать cинең генә эшең. Аны халыкка чыгарып күпертергә кирәк түгелдер дип уйлыйм.

–  Иҗат эшчәнлегеңне шактый актив алып бара башладың. Балаларыңа вакыт каламы?

– Кала, Аллаһка шөкер. Нәрсә кирәк, кайда кирәк, ничек кирәк – барысын да максималь рәвештә бирергә тырышам. Иртәгә ни буласын белмибез ич, шуңа мин  бүген, хәзер яшәп калу яклы. Безнең Диананың тормышы шулай ук бик актив бит инде: башта мәктәпкә, мәктәптән - гимнастикага, гимнастикадан - өйгә, өйгә кайту белән тагын дәрескә чума. Ә Тамерлан әле ул балалар бакчасына гына йөри. Ансы шулай ук музыкага мөкиббән. Барабан, гитараларны бик ярата. Кызым да, улым да үзем күк сәнгатькә гашыйклар.

Син кичерергә сәләтле кешеме?

 – Хм... хәзер юк. Элек, ничек тә булса, “ярар, Илнат, беренче тапкырга кичерик”, дип гафу итә идем. Әмма кеше тагын шул ук ялгышын эшли иде. Әле аннан соң да ул кешене кичерергә үзеңдә ниндидер көч табасың, ялгышын аңлар өчен мөмкинлек биреп карыйсың. Тик ахыр чиктә барыбер шул сабак алуга кайтып кала инде ул. Шуңа хәзер кешеләрне кичермим һәм кичерергә кирәк тә түгел дип уйлыйм. Синең янда буласы килгән кеше ул һәрвакыт синең белән булачак, ә инде буласы килмәгәне синең артта сиңа ниндидер “этлек”ләр эшләп йөрергә мөмкин.  Шуңа андый кеше белән шундук араны өзәргә кирәк.

–  Соңгы арада татар эстрадасында шактый зур шау-шулар булып алды. Кемдер кемнедер сәхнәгә чыгармауда гаепләде, ә кемдер кемнедер халык җырына хокуклар үзләштерүдә... Син бу хакта ни уйлыйсың?

– Халык җырларына килгәндә, алар минем репертуарда юк. Бу яхшыдырмы, әллә начардырмы белмим. Фидан абый Гафаров репертуарыннан “Адаштым” дип исемләнгән бер ретро җырым гына бар. Репертуарымдагы 90% җырлар үземнекеләр, шуңа әллә ни борчылыр сәбәп юк әлегә һәм булмасын да инде ул.

Татар эстрадасындагы шау-шуга килгәндә... әшәкелек, пычраклык бездә күп инде. Мин игътибар итмәскә тырышам. Миңа тимиләр икән, мин дә тимим. Кешегә әшәкелек эшләп йөрергә вакытым да, теләгем дә юк. Һәр коллегама мин уңышлар гына телим, чөнки һәр артистның үз юлы, үз тамашачысы. Шуңа җыен пычрак уеннарда  катнашасым килми.

–  Җырлап кына баеп буламы? Башка артистлардан чыгып фикер йөртсәк, челтәрле бизнес күбрәк табыш китерә шикелле...

– Җыр беренче чиратта ул -  күңел халәте. Акча эшләү ысулы итеп кенә карарга кирәк түгелдер аңа, минемчә. Ә челтәрле бизнесларга кергәнем юк. Хәер, бер тапкыр булды, тик ансы да бик күптәннән. Челтәрле бизнесның минеке түгеллеген аңлауга чыктым мин аннан, чөнки ул бик күп вакытны ала. Сәнгатькә сарыф ителергә тиешле вакытны минем читкә әрәм итәсем килми. Башка артистлар өчен мин җавап бирә алмыйм. Һәр кешенең үз эше. Әгәр ул артистлар  андый бизнес белән шөгыльләнә икән,  димәк алар өчен ул яхшы. Җырлап баю дигән сүз бик зур сүз инде ул, Гөлинә (көлешәбез). Эшләгәннең 80%ы минем кире иҗатка кереп китә. Артыңда торучы спонсорлар булмагач, бөтенесен үзеңә өстерергә туры килә. Яшәргә калса да бик рәхмәт әле.

–  Юлыңда, үз максаты өчен, "кеше башыннан атлап йөрүче" кешеләрне очратканың бармы?

– Бар, әлбәттә. Тик алай  йөрергә ярамый. Кеше башыннан акча эшләп, бер гаепсезгә нахак бәла ягып, үзара талаштырып йөргән кешенең нәтиҗәсе бер генә аның - түбәнлек. Кайчан да булса, үзе казыган чокырга үзе үк төшәчәк андый кеше. Бу бары вакыт мәсьәләсе генә.

–  Андый кешегә карашың ничек?

– Берничек тә түгел. Мин андый кешеләр белән, гомумән, аралашмыйм, чөнки тормышымда булды андый кешеләр. Дөресен әйтәм.
 
  Сине башкалардан аерып торучы үзгә бер ягын (тавыш тембрыннан кала!) ул да булса сәхнә хәрәкәтләрең. Бу махсус өйрәнелгәнме, әллә күңел халәтеннән үзеннәнзе шулай килеп чыгамы?

Күңел халәтеннән, Гөлинә. Мин сәхнәдә үземне ничек тотасым килә, шулай тотам. Әгәр син ниндидер бер киртәләр белән үзеңне сәхнәдә чиклисең икән, димәк, син артист түгел. Билгеле, чама хисен саклау кирәк. Аннан ул хәрәкәтләр берничек тә махсус куела алмый. Дискотекаларга барганда син бит бу музыкага шулай биим, монсына шулай дип бармыйсың, ул синең күңел халәтең, димәк җаның шулай тели. Миндә дә әнә шулай инде ул. Сәхнәдә син үзеңне иркен тотарга тиеш. Син анда чыккансың икән – димәк, ул синеке. Никадәр генә тамашачы килмәсен алары да синеке аның.  Әнинең Сания апа дигән сеңлесе бар минем. Ул шаяртып: “Улым, ятып кына җырлыйсың калды бит инде”, - дип гел көлә миннән. Әгәр синең тамашачың сине шушы гадилегең, ирегең өчен яратып килгән икән, димәк алар каршында кемдер булып кылануның кирәген тапмыйм. "Менә бу - мин!" Тамашачыга иҗатыңны әнә шулай тәкъдим итәргә кирәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк