Мин үзем белән горурланам!

2022 елның беренче көннәре безне җылы һәм матур һава торышы белән каршы алды. Иске елны һәрберебез ниндидер нәтиҗәләр белән озатты. Шул рәвешле «Сәхнә» журналы татар артистларының ел нәтиҗәләре белән таныштыруын дәвам итә.
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова да Инстаграм сәхифәсендә 2021 елда ирешелгән уңышлары белән уртаклаша. Билгеле, Гөлназ бу уңышларга тормыш иптәше Илсур белән бергә сөенә.
Шәрипҗановлар гаиләсе узган елда автокредитларын түләп бетергән, ипотекага фатир алган, шәп хитлар язган, 3 клип төшергән һәм Алтын Барс премиясенә ия булган. Шулай ук Гөлназ үзенең шәхси казанышы белән уртаклаша ‒ ул 3 күләмле чараны оештырган.
2022 ел тагын да уңдырышлы һәм сөенечле вакыйгаларга бай булсын иде, дип тели Гөлназ.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте