Логотип
Хәбәрләр

«Минем аркада күпме акча эшлисең» - Данир Сабиров Фирдүс Тямаевка «әҗәтен» кайтара

Эстрада артистлары арасында күркәм традиция яшәп килә: алар бер-берсенең концертларына йөриләр һәм иҗатташ дусларына истәлекле бүләкләр тапшыралар.

Эстрада артистлары арасында күркәм традиция яшәп килә: алар бер-берсенең концертларына йөриләр һәм иҗатташ дусларына истәлекле бүләкләр тапшыралар.

Белүебезчә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Казан концертлары бара. Коллегасын котларга юмор остасы Данир Сабиров та килгән. Тямаев сүзләренчә, Данир Сабировның ярты концерты аның пародияләрен күрсәтү хисабына үтә. «Минем аркада күпме акча эшлисең», – дип шаярта ул. Чыннан да, Фирдүс Тямаев пародия ясау өчен бик уңышлы һәм үзенчәлекле артист.

Данир Сабиров хезмәттәш дустына соклану хисләрен җиткерә, концерттан алган хис-кичерешләрен сөйли. «Җүләр дип тә әйтеп булмый аны. Әллә җүләр, әллә гений», – дип фикерен төгәлли Данир.

Ә Фирдүснең кием коллекциясенә исә тагын бер спорт костюмы өстәлде.

Афәрин артистларга! Тулы видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк