«Минем белән булышып, тоссыз сүзләр язып утырмагыз!»

Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева журналист Раил Гатауллинның «Сәламәт иртә» исемендәге марафонында катнаша. Проект кысаларында катнашучылар күнегүләр эшләргә тиеш. Лилия Муллагалиева да әлеге проектта катнашып, көн дә диярлек видео урнаштыра.
Марафонның 14 көнендә җырчы урнаштырылган видео астында юньсез сүзләр язучы тамашачыларга җавап кайтара. «Минем белән булышып, тоссыз әйберләр язып утырмагыз! Арт саныгызны күтәреп йөреп кайтыгыз!
Мактамагыз, хурламагыз, кеше булып калыгыз», ди ул.
Сез дә «Сәламәт иртә» проектына кушылыгыз. Яхшы гадәт формалашсын өчен 21 көн кирәк, диләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
27 май 2022 - 09:01
-
26 май 2022 - 15:42
-
26 май 2022 - 11:20
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте