Логотип
Хәбәрләр

«Минем хыялым – кыз бала табу»

«Ватаным Татарстан»да чыккан интервьюдан өзек.

Эстрада турында сөйләшик әле. Яшьләрдә озак вакыт сәхнә тоткан кешеләргә хөрмәт хписе бармы ул? Җырлаучылар күп бит хәзер.

Яшьләрнең төрлесе бар. Берсендә бер яшь җырчы кыз автобуста сөйләп бара: «Менә сез колхозларыгызда йөреп, берни аңламыйсыз. Мин, мәсәлән, «Пирамида»да да, банкетта да җырладым. Без төрле дәрәҗә җырчылары бит», – ди. Әй, мин шуңа карап, елмаеп утырдым. «Солянка»га бер җыры белән тыкканнар да инде баланы, азрак йолдызланган. Өлкәнрәк җырчыларның: «Татар эстрадасы чүп белән тулды» дигәнен дә аңламыйм мин. Иҗат кешесен төрле яктан тыйсак, яңа юнәлешләр ачылмаячак. Җырчы халыкка кызык булмый башлый икән, ул үзеннән үзе төшеп кала. Халыкның сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Бу бит өчдүрт кеше җыелып кына, менә монысы – җырчы, монысы – юк, дип хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Тоталар да: «Кайда моның моңы?», «Нишләп Илсөя, моңлы җырлар җырлый белмәгән килеш, артист булып йөри?» – диләр. Әйе, минем кемнәрнекедер кебек көчле тавышым юк. Аңа карамастан, минем үз юнәлешем бар, тик нишләптер татарда андый әйберне кабул итеп бетерә алмыйлар. Аннан соң, татар халык җырларын мактап туймыйлар, бүген татар җырчылары шуларны гына җырларга тиеш, диләр. Мин бер көнне, иренмичә, шул җырларны барлап утырдым бит әле. Аларның күбесен гади халык язган. Күз алдына китер: көтүче, сыерлары тынган мәлдә, талдан тиз генә курай ясый да җыр уйлап чыгара. Нәрсә күрә, шуны җырлый ул. Шулай җыр туа, күңеленнән чыга ул һәм шуңа күрә күңелгә үтеп керә дә. Аның мәгънәсенә берәүнең дә исе китми. Экспериментлар кирәк. Һаман читек белән чабата тирәсендә таптанмыйк.

Илфак Шиһаповның арабыздан китүенә өч ел узды. Аңа бәйле гайбәт, гаепләүләр…

Көн дә җиткерәләр, көн дә! Ияләштем. Үлгән көнендә дә миңа яздылар. «Үтереп, җиргә тыктың да рәхәтләнеп җырлап йөрисең», – диләр. Әмма «Бүген Илфакның үлгән көне» дип Инстаграмга кую кирәкме икән? Күңел өчен генә эшләнә торган әйберләрне кешегә күрсәтәсе килми. Мин аны көн дә искә алам. Каберенә дә барам, сәдакасын да бирәм. Кеше өчен аның үлемендә мин гаепле калдым һәм андыйларны уйларыннан кире кайтарырга кирәкми дә. 

«Ак күлмәк кияргә кем хыялланмый?» – дигәнсез бер интервьюда. Кияүгә чыгар идегезме?

Бармы егетең? Юк? Менә хәзер син мине аңларга тиеш. Ә каян табарга? Кеше кушар ул. Минем хыялым – кыз бала табу. Әмма минем аны гаиләле килеш табасым килә. Баш миеңне кабызасың да, кайда соң туры килердәй зат, дисең. Менә шулай кызсыз калдым бугай инде. Кемгә кирәк 2 метрлы малае булган 40 яшьлек хатын? Әле ул – артист-хатын! Холык та бар (көлә). Миннән бик күпкә көчлерәк кеше булырга тиештер ул булса да.

Бу хакта тулырак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    50яшькэ житкэч табасызмвни ул Кыз баланы?