«Минем яшем – минем байлыгым» фестиваленең финалы

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының «Мирас» ансамбле республика конкурс-фестиваленең зона этабына узды.
“Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Алексеевскида социаль хезмәт күрсәтелүчеләр арасында «Минем яшем – минем байлыгым» республика конкурс-фестиваленең зона этабы узды. Анда өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының «Мирас» ансамбле да чыгыш ясаган һәм финал этабына сайлап алынган, дип яза җирле басма.
Монда 8 районнан: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай һәм Чирмешән вәкилләре катнашкан. Артистлар «вокал», «хореография», «нәфис сүз» номинацияләрендә көч сынашканнар.
Зона этабында җиңү яулаучылар 28 сентябрьдә Казанда узачак «Минем яшем – минем байлыгым» фестиваленең финалында сыналачак.
Фото Гөлсирә Шәрифуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 август 2022 - 13:32
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
2 август 2022 - 11:13
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте