Логотип
Хәбәрләр

Минтимер Шәймиев катнашындагы «Вера» фильмын Симферопольдә күрсәтәләр

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашындагы «Вера» документаль фильмы «Человек, познающий мир» 10нчы Бөтенроссия кинофестиваленең конкурстан тыш программасына кергән. Бу турыда Татар...

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашындагы «Вера» документаль фильмы «Человек, познающий мир» 10нчы Бөтенроссия кинофестиваленең конкурстан тыш программасына кергән. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кинофестиваль Россия халыкларының милләтара бердәмлеген ныгытуга багышланган. Ул 6 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Симферополь, Евпатория һәм Кырым Республикасының Ялта шәһәрендә узачак. Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантанасы Симферопольдә булачак. Фестиваль Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган.

«Вера» документаль фильмы – ул һәр кешегә яшәргә һәм алга барырга ярдәм итә торган яшерен һәм тирәнтен хисләр турында. Фильмның геройлары безнең илнең эшчәнлегенең төрле өлкәләренә зур өлеш кертә торган кешеләр. Кинода Минтимер Шәймиевтән тыш, Россия Герое, Әфганстан сугышында катнашкан Ильяс Дауди, профессор, врач-трансплантолог (200гә якын йөрәк күчереп утырткан) Ринат Сәетгәрәев һ.б. катнаша.

Фильмны төшерүдә Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, Казан Кремле Благовещение соборы настоятеле Иеромонах Гурий, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Билалов катнашкан.

татар-информ

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк